Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида узды, бүген сарабикколлылар каршы ала

Лениногорск Мәдәният сараенда җырчы Салават Фәтхетдиновның концерты узды. Лениногорскилылар зал тутырып килгән иде. Яраталар шул җырчыны, алкышларны да кызганмадылар. Дүрт кеше чәчәк бүләк итте. Билет бәясе 600-700 сум торды. Салават җыр терапиясе үткәрде, ягъни кабатланмас тавышы, матур җырлары белән халыкны "дәвалады". Берничә тапкыр "Татар милләте югалмасын иде", "Татар телендә сөйләшик,...

Лениногорск Мәдәният сараенда җырчы Салават Фәтхетдиновның концерты узды.

Лениногорскилылар зал тутырып килгән иде. Яраталар шул җырчыны, алкышларны да кызганмадылар. Дүрт кеше чәчәк бүләк итте.

Билет бәясе 600-700 сум торды.

Салават җыр терапиясе үткәрде, ягъни кабатланмас тавышы, матур җырлары белән халыкны "дәвалады". Берничә тапкыр "Татар милләте югалмасын иде", "Татар телендә сөйләшик, балаларыбыз да онытмасыннар" дигән мәгънәле җөмләләрне кабатлады.

Салават бүген, ягъни шимбә, 24 декабрьдә Сарабиккол авылында концерт куячагын белдерде. Шушы авылдагы бер спонсор аны чакыра икән, узган елда шушы тирәләрдә анда концерт куйган. Сарабикколлылар дәррәү барырлар, хәтта тирә-күрше авыллар киләчәгенә дә шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават