Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгында хезмәт хакын ике мәртәбә арттыру бурычы тора

Татарстан Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында Татарстан районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән очрашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Марат Әхмәтов Татарстан агросәнәгать комплексының 2016 елгы башлангыч йомгакларын игълан иткән. "Быел барлык төр хуҗалыкларда көтелә...

Татарстан Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында Татарстан районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән очрашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Марат Әхмәтов Татарстан агросәнәгать комплексының 2016 елгы башлангыч йомгакларын игълан иткән. "Быел барлык төр хуҗалыкларда көтелә торган тулаем продукция күләме 235 миллиард сум тәшкил итә, чагыштырма үсеш - 5,2 процент", - дип искәрткән министр.

Киләсе елга республика аграрийлары алдында 2016 елга карата шундый ук үсеш булдыру бурычы куела.

Очрашу барышында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә федераль дәүләт ярдәме алу буенча яңа алымнар турында фикер алышу булган. Тармак хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү һәм аларны кызыксындыру чаралары мәсьәләләре аерым каралган. Авыл хуҗалыгы хезмәткәренең уртача еллык хезмәт хакы хәзерге вакытта 18,5 мең сумны тәшкил итә. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, алдагы елларда хезмәт хакын ике мәртәбә арттыру бурычы тора.

Авыл хуҗалыгы министрына районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары юллаган сорауларның күбесе теплица хуҗалыкларын үстерүгә, техника сатып алуга кагылышлы булган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев