- Ел да Яңа ел табынына тутырылган каз әзерлим. Карабодай, яшел алма, караҗимеш тутырам да, тоз, сарымсак суты, майонез сылап, "җиңсә"гә тыгып, 2,5 сәгатькә мичкә куям. Аннары, өстен ярып, маен агызам да, ярты сәгатькә тагын мичкә куеп алам. Кызарып, тәмле булып пешә. Телеңне йотарлык була. Һәрвакыт мүк җиләге, сырганак морсы...