Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларны Яңа ел бәйрәмнәрендә нинди һава торышы көтә

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә һава торышы җылы булыр дип көтелә, юеш кар явар, бозлавык булыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстанның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров сөйләде. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей...

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә һава торышы җылы булыр дип көтелә, юеш кар явар, бозлавык булыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстанның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров сөйләде.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә Хөкүмәт йортында барган утырыш республика муниципалитетлары вәкилләре белән видеоконференция режимында оештырылган. Анда Премьер-министр Илдар Халиков, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре дә катнаша.

Декабрь татарстанлыларны температураның җитди тирбәнеше, ягъни үзгәреп торуы белән гаҗәпләндерде. Ләкин хәзерге вакытта һәм якындагы берничә көндә нормадан авышкан җылылык була. "Яңа ел каршылар алдыннан, шулай ук 1 һәм 2 гыйнварда һава температурасы минус 6дан плюс 1 градуска кадәр була, юеш кар, пыскак явым-төшемнәр, буран, бозлавык булуы бар", - дип фаразлады Сергей Захаров. Ул коммуналь хезмәтләрне түбәләрнең торышына аеруча игътибарлы булырга өнди. Һава торышының җылы булуы кар шуып төшүгә китерергә мөмкин.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев