Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова: «Кодрәтемнән килсә, 2016 елны тормышымнан сызып атар идем»

- Ел да Яңа ел табынына тутырылган каз әзерлим. Карабодай, яшел алма, караҗимеш тутырам да, тоз, сарымсак суты, майонез сылап, "җиңсә"гә тыгып, 2,5 сәгатькә мичкә куям. Аннары, өстен ярып, маен агызам да, ярты сәгатькә тагын мичкә куеп алам. Кызарып, тәмле булып пешә. Телеңне йотарлык була. Һәрвакыт мүк җиләге, сырганак морсы...

- Ел да Яңа ел табынына тутырылган каз әзерлим. Карабодай, яшел алма, караҗимеш тутырам да, тоз, сарымсак суты, майонез сылап, "җиңсә"гә тыгып, 2,5 сәгатькә мичкә куям. Аннары, өстен ярып, маен агызам да, ярты сәгатькә тагын мичкә куеп алам. Кызарып, тәмле булып пешә. Телеңне йотарлык була. Һәрвакыт мүк җиләге, сырганак морсы әзерлим. Бәйрәмгә генә түгел, көндәлек табынга да куям аны.

Яңа елны өйдә каршы алам. Былтыр улым белән икәү генә каршы алдык. 2016 ел авыр булды. Кодрәтемнән килсә, аны тормышымнан бөтенләй сызып атар идем. Киләсе ел, Алла боерса, шәп булыр әле. Рәхәтләнеп яшәп китәрмен. Әмма, ни дисәм дә, тормышка зарланмыйм. Интернетка керсәң, кемнең өе янган, кемнең баласы гарип - ярдәм сорыйлар. Әбием дә әйтә торган иде: "Үзеңнең бәхетле икәнеңне аңлар өчен, үзеңнән авыррак хәлдә яшәгән күршеңә кара", - дип. Чынлап та шулай. Быел бит кәбисә елы булды, күпләр өчен җиңелдән булмады.

2016 елның иң истә калырлык вакыйгасы - ул диваннар кибете ачуым. Сату начар барыр дигән идем, алай бөтенләй "минус"ка китәрлек түгел. Җиңел әйбер түгел инде, эшләп карамыйча аңламыйсың.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев