10 февраль 2017 яңалыклары
-
Яңа катнашучылар белән танышыгыз: Федотовкадан Игнатьевлар гаиләсе
Бәйгебезгә Федотовкада яшәүче әтиле-кызлы Юрий һәм Лиана Игнатьевлар кушылды. Әлеге кар фигураларын алар үзләре ясаган. Хөрмәтле катнашучылар! Җиңүчеләрне тавыш бирү юлы белән билгелибез. Кайчан башланачагын үзебез хәбәр итәчәкбез, әзерләнә торыгыз.
-
Гөмбәле салат ясыйбыз
Катлап ясала: - майонез (тәлинкәгә сылыйсы) - пешкән тавык ите (турап яки иттарткычтан чыгарып) - суган (бик аз гына) - майонез - гөмбә (маринадланган шампиньоннар) - йомырка (угычтан чыгарып) - майонез - апельсин (әрчеп, турап, салатның өстен бизисең). https://vk.com/tatarshlari
-
Лениногорскиның сәламәтлек саклау өлкәсе турында министр урынбасары ни дигән?
Бүген район сәламәтлек саклау оешмаларының 2016 елгы эшчәнлегенә багышланган йомгаклау җыелышы үтте. Анда республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко да катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, районның дәвалау учреждениеләренең эше нәтиҗәсендә шактый гына уңай күрсәткечләргә ирешелгән. Тик үлем-китемнең югары булуына игътибарны юнәлтергә кушты. Лениногорскида халык бигрәк тә туберкулез, сулыш алу органнары,...
-
Бәйгебезгә әтиле-уллы Руслан һәәм Аскар Дәүләтшиннар кушыла
Бәйгегә Аскар һәм әтисе Руслан Дәүләтшиннар кушылды. - Безнең гаиләдә "үзенчәлекле бала" үсә, һәм аны үстерүдә әтисе күп көч куя, спорт аша тәрбияли. Улы белән бергә алар исә чаңгыда йөри ,тимераякта шуа, бассейнга йөзәргә йөриләр, - дип язган әниләре Альбина.
-
Татарстанда табылган кеше калдыкларының шәхесе ачыкланды
Хәтерләсәгез, Түбән Кама шәһәрендә бер кыз кеше аягына тап булган иде... Судмедэкспертлар фикеренчә, табылган сөяк кеше аягы түгел. Ул берәр төрле хайванныкы булырга мөмкин. Ләкин нинди хайван икәне билгеле түгел. Табылдыкны өстәмә экспертиза уздыру өчен Казанга юллаганнар иде. Баксаң, бу тәпи аюныкы булып чыккан. Экспертлар шундый нәтиҗә ясаган. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорск -"Халык контроле"нә иң күп мөрәҗәгать иткән районнар арасында
«Халык контроле» Дәүләт мәгълүмати системасында ел башыннан иң актив районнар билгеләнде, дип хәбәр ителә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәи элемтә министрлыгының рәсми сайтында. Әлмәт районыннан 317 гариза, Бөгелмәдән - 211, Яшел Үзәннән һәм Лениногорсктан - 106шар шикаять алынган. Әлеге муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр "Халык контроле"нә килгән 70 процент мөрәҗәгатьләрнең авторлары булып тора. Әлеге...
-
Лениногорск ЗАГС бүлегендә гаилә дәресе үтте (фотолар)
Лениногорск ЗАГС бүлегендә бинасынд 9 февраль көнне мәктәп балалары белән очрашу булып узды. 4 нче урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары килде. Монда гаиләнең мөһимлеге, андагы мөнәсәбәтләр һәм гаилә корыр алдыннан зур әзерлек кирәклеге турында әйтелеп үтте. Бүлек белгече Светлана Юнысова укучыларны гражданлык хәле актлар теркәүнең тарихы белән,...
-
Лениногорск укучысы Татарстан тарихы буенча олимпиадада призёр булды
Февраль башында Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча республика күләмендә олимпиада үткәрелде. Олимпиадада Татарстан мәктәпләренең 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Лениногорскиның 5нче мәктәп укучысы Тәлгат Хөснетдинов олимпиаданың призёры булды.
-
Бәйгегә Лениногорскидан Ишмөхәммәтовлар кушылды
Лилия һәм әтисе Илнур Ишмөхәммәтовлар. Лилия әтисенең присягасына баргач төшкән фотоны җибәргәннәр.
-
Лениногорскида хатын иргә пычак кадаган
30 -яшьлек хатын бергә яшәүче иптәше белән кәеф-сафа коргач, низаг чыга. Элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган хатын пычакка үрелә һәм ирнең күкрәгенә кадый. Аны тиз арада сырхауханәгә озаталар. Хатынны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. http://www.almet-rt.ru/
-
Татарстанда азык-төлек карточкалары гамәлгә кертелә
Россия хөкүмәте, аз керемле халыкка ярдәм йөзеннән, азык-төлек карточкалары кертергә җыена. Электрон азык-төлек сертификатына алкоголь һәм тәмәке продукциясе кертелми. Аерым чыганакларга караганда, исемлектә төрле ярма һәм консервлар да каралмаган. Әлеге карточкалар ит, сөт, балык продукциясе, яшелчә-җимеш, йомырка һәм яшел тәмләткечләр сатып алу мөмкинлеге бирә. "Карталарны әлеге системада эшләргә теләк белдергән...
-
Энгель Фәттахов туклану мәсьәләсендә канәгать түгел
9 февраль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов муниципаль мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән республика киңәшмәсе үткәрде, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Киңәшмәдә каралган мәсьәләләрнең берсе - белем бирү оешмаларында балаларның туклануын оештыру. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Мәгариф...
-
Cайтыбызда “Без әти белән бергә” бәйгесе дәвам итә
Әтием белән икәү Без гел бергә йөрибез. Бергә утын кисәбез, Бергә карлар көрибез. Сез әтиегез белән бергә нишләргә яратасыз? Шул темага үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Фотоларны zaman5@yandex.ru (конкурска,дип билгеләп) электрон адресына, йә Вконтактеда "Заман сулышы"ның страничкасына юллагыз. Әтиегез һәм үзегезнең исем-фамилиягез, кайдан булуыгыз турында кыскача язарга онытмагыз. Фотолар бәйгегә 14...
-
Лениногорскилылар волейболда һәм хоккейда икенче
Лениногорскида узган атнада 2нче мәктәп базасында һәм Боз сараенда җитәкчеләр арасында волейбол буенча, мәгариф хезмәткәрләре арасында хоккей буенча зональ ярышлар узды. Волейболда 6, хоккейда 5 команда катнашты. Нәтиҗәдә Лениногорскиның мәгариф хезмәткәрләре хоккейда , җитәкчеләр волейболда II урын яулады.
-
Россиядә сөткә бәяләр үсүе көтелә
Россельхознадзор 1 февральдән төбәкләргә хайваннар йогышлы авырулары буенча статуслар билгеләргә карар кылды. "Кара исемлектә" Татарстан да бар. Россельхознадзор тарафыннан хайваннар чирләү теркәлгән төбәкләрдән сөт кертү чикләнү аркасында Россиядә сөткә бәяләр артуы көтелә. Шулай ук чимал китертүбелән бәйле тоткарлыклар булырга мөмкин, дип яза «КоммерсантЪ». Искәртеп узабыз, Россельхознадзор 1февральдән хайваннар йогышлы авырулары...