Заман сулышы

17 февраль 2017 яңалыклары

  • 17 февраль 2017 - 12:09
    Лениногорск ансамбльләре "Сандугач сайрар илем" фестиваленең призёрлары
    Кичә, 16 февраль көнне, "Сандугач сайрар илем" фестиваленең финал туры вокалистларны Әлмәт шәһәренә җыйды. Нефть төбәгенең 13 шәһәреннән килгән утыздан артык иң яхшы вокаль ансамбльләр "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында очрашты. Лениногорскидан өч төркем катнашты, өчесе дә призлы урыннар яулады. "Барби" төркеме - II урын, "Солнечные лучики" һәм "Сәрвиназ" III урыннар...
    415
    0
    0
  • 17 февраль 2017 - 10:52
    Сайтта тавыш бирү дәвам итә
    Кичә бәйгебезнең икече өлеше - тавыш бирү башланды һәм бик актив бара. Лидерлар гел алышынып тора. Хәзерге моментка Вәлиевлар белән Ишмөхәммәтов гаиләләре арасында "көрәш" бара. Алардан чак кына Дәүләтшиннар калыша. Каримовлар да шул рәттә. Тавышны көндә бирергә кирәк. Тавыш бирү 27 февральга кадәр дәвам итәчәк.
    490
    0
    0
  • 17 февраль 2017 - 10:39
    Пневматик пистолеттан яраланган Түбән Кама мәктәбе укучысы вафат булган
    Узган шимбә көнне Түбән Камада тугызынчы класста укучы егетнең күзенә пуля эләккән иде. Дусты ялгыш аңа пневматик пистолеттан ата. Яшүсмерне тиз арада Казанга ДРКБгаозаталар. Биредә аңа ике тапкыр операция ясала. Әмма өзлегү нәтиҗәсендә аның йөрәге тибүдән туктый. http://www.almet-rt.ru/
    387
    0
    0
  • 17 февраль 2017 - 07:53
    Лениногорскиның 11нче гимназиясендә кызыклы очрашу булып узды
    16 февральдә 11нче гимназиянең актлар залында совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгару көне уңаена багышлап 7-8 класс укучылары Лениногорск шәһәре ветераннар советы рәисе Рамил Тәминдар улы Даутов белән очраштылар. Очрашу кичәсе Әфган сугышын чагылдырган видеофильм карау белән башланып китте. Рамил Тәминдарович сугышның никадәр авыр, аяусыз һәм 13000 кеше гомере өзелүе турында сөйләде....
    388
    0
    0
  • 17 февраль 2017 - 07:29
    Лениногорскида трамплиннан сикерәчәләр, карарга килегез
    Лениногорскида 21-21 февраль көннәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярышлар буенча Ачык чемпионат һәм Республика беренчелеге узачак. Программа. 21 февраль көнне: 09:30 Спортзалда парад. 10:00 Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча ярышлар. 14:00 3,5 километрга чаңгы ярышлары. 22 февральдә: 10:00 Чаңгыда трамплиннан сикерү. 14:00 Бүләкләү тантанасы.
    0
    0
    0
  • 17 февраль 2017 - 07:10
    Лениногорскида Кекусинкай каратэ буенча республика беренчелеге ярышлары узачак
    23 февральдә "Яшьлек» спорткомплексында Кекусинкай каратэ буенча республика беренчелеге ярышлары узачак. Алар Социалистик хезмәт Герое Гринь Михаил Петрович истәлегенә багышлана. Чараның программасы: 8.00-9.30 - теркәлү һәм үлчәнү 10.00 - тантаналы төстә ачылу чарасы. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, прокурор Петр Гринь, Россиянең атказанган тренеры В. Захаров (Мәскәү) катнаша. 11.15-13.00 -...
    434
    0
    0
  • 17 февраль 2017 - 07:08
    Лениногорскилыларны "Юбилейный" паркын төзекләндерү буенча фикер алышырга чакыралар
    Бүген, 17 февраль көнне, әлеге темага багышланган семинар узачак. Шәһәрнең баш архитекторы семинарда катнашучыларга "Юбилейный"ны үргәртү концепциясен тәкъдим итәчәк. Проектта кафелар, балалар мәйданчыгы, спорт, сәүдә рәтләре, парковка төзү һәм башка үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Семинарда район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов катнаша. Фикер алышырга битараф булмаган лениногорскилылар да чакырыла. Башлана:...
    348
    0
    0
  • 17 февраль 2017 - 06:38
    Яшьләрне интернет аша үз-үзенә кул салырга өндәгән төркемнәр арта
    Социаль челтәрләр аша яшьләрне үз-үзенә кул салырга өндәгән куркыныч төркемнәр соңгы арада кабат күзгә чалына башлаган. Федерация Советы әгъзасы Елена Мизулина, андый төркемнәрне кабат тикшерүләрен сорап, Россия генераль прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать юллаган. Мизулинаның рәсми сайтыннан алынган мәгълүмат­лар­га караганда, соңгы арада интернеттагы "ВКонтакте" һәм "Instagram" социаль чел­тәрләрендә балаларны үз-үзенә кул...
    422
    0
    0
  • 17 февраль 2017 - 05:31
    Лениногорскиның 10нчы балалар бакчасында Гаилә бәйрәме үтте (фото)
    Шушы көннәрдә шәһәребезнең 10нчы балалар бакчасында "Безнең гаилә- тату гаилә" бәйрәме үтте. Чын-чыннан бу бәйрәмгә бакчабызның иң матур,иң тату гаиләләре килде. Киеп килгән киемнәре үк аларны тагын да күркәм итеп күрсәтте. Әтиләреннән алып кечкенә кызларына тикле бер төстәге киемнәр киеп килеп үзләренә гашыйк иттеләр. Бәйрәмебездә татар халык мәкальләрен, ризыкларын ,йолаларын...
    453
    0
    0
Реклама