Заман сулышы

Лениногорскиның 10нчы балалар бакчасында Гаилә бәйрәме үтте (фото)

Шушы көннәрдә шәһәребезнең 10нчы балалар бакчасында "Безнең гаилә- тату гаилә" бәйрәме үтте. Чын-чыннан бу бәйрәмгә бакчабызның иң матур,иң тату гаиләләре килде. Киеп килгән киемнәре үк аларны тагын да күркәм итеп күрсәтте. Әтиләреннән алып кечкенә кызларына тикле бер төстәге киемнәр киеп килеп үзләренә гашыйк иттеләр. Бәйрәмебездә татар халык мәкальләрен, ризыкларын ,йолаларын...

Шушы көннәрдә шәһәребезнең 10нчы балалар бакчасында "Безнең гаилә- тату гаилә" бәйрәме үтте.

Чын-чыннан бу бәйрәмгә бакчабызның иң матур,иң тату гаиләләре килде. Киеп килгән киемнәре үк аларны тагын да күркәм итеп күрсәтте. Әтиләреннән алып кечкенә кызларына тикле бер төстәге киемнәр киеп килеп үзләренә гашыйк иттеләр.

Бәйрәмебездә татар халык мәкальләрен, ризыкларын ,йолаларын искә төшереп киттек. Иң кызыгы гаиләләр үзләренең гаилә гербын һәм девизларын төзегәндә булды. Безнең ата-аналарыбыз менә нинди девизга таянып яшиләр икән:

Картайганчы, тигезлектә бергә тормыш көтәргә.

Кайгыны да, шатлыкны да һәрчак уртак итәргә!

Яшь биючебез (ике бала әнисе) Гөлнара Хамидуллина бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде, аңа каршы Рамиль Аюпов сикереп, сикереп биеп тамашачыларны шаккатырды.

Залга йорт- җирсез калган Бичура үзенә матур гаилә эзләп кергәч, бәйрәмдә балалар да үзләренең осталыкларын, "Үрмәкүч белән кем тизрәк исәнләшә " ярышында сынадылар. Бичура:" Кайсы гаиләгә яшәргә барыйм?" дип аптырап калды. Шунда тагын бер җырлы-моңлы гаиләләребезнең берсе Ягудиналар җыр сузды. Шул тикле йөрәкләргә үтеп керде әниле-кызлы бу дуэт. Безнең Бичурабыз чиратлап барлык гаиләләргә дә барам дип шатланып бәйрәмнән ашыга -ашыга чыгып китте. Тамашачылар да, мин үзем дә бу яшь матур тату гаиләләргә карап, аларга шатланып киләчәктә дә матур итеп балаларын тәрбиләп, тыныч тормышта яшәүләрен теләдек. Шушындый үз гаиләләрен матур бәллүр бокал сыман сакласыннар. Әле һаман да мин шушы кичәдә алган хисләрем белән йөрим һәм аларга рәхмәтлемен.

Минзилә Мугинова, 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Рәсемдә (Мусиннар,Аюповлар,Усмановлар,Ягудиннар гаиләләре, Бичура - Айгөл Галиева.)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: