Заман сулышы

Лениногорскилыларны "Юбилейный" паркын төзекләндерү буенча фикер алышырга чакыралар

Бүген, 17 февраль көнне, әлеге темага багышланган семинар узачак. Шәһәрнең баш архитекторы семинарда катнашучыларга "Юбилейный"ны үргәртү концепциясен тәкъдим итәчәк. Проектта кафелар, балалар мәйданчыгы, спорт, сәүдә рәтләре, парковка төзү һәм башка үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Семинарда район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов катнаша. Фикер алышырга битараф булмаган лениногорскилылар да чакырыла. Башлана:...

Бүген, 17 февраль көнне, әлеге темага багышланган семинар узачак.

Шәһәрнең баш архитекторы семинарда катнашучыларга "Юбилейный"ны үргәртү концепциясен тәкъдим итәчәк. Проектта кафелар, балалар мәйданчыгы, спорт, сәүдә рәтләре, парковка төзү һәм башка үзгәрешләр кертү күздә тотыла.
Семинарда район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов катнаша.
Фикер алышырга битараф булмаган лениногорскилылар да чакырыла.
Башлана: 17.30 сәгатьтә.
Адрес: Булгаков урамы, 1А йорт (ЗАГС бинасы).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: