Тиздән мужиклар бәйрәме,
Нәрсә бүләк итәбәз?
Әллә инде бу бәйрәмне,
Онытып, узып китәбез.
Носки, башмак не вариант,
Бәйрәм саен бирелә.
Кемнәр, нәрсә бирә микән,
Кадерле ирләренә.
Дус кызымнан сорагач,
Бик тиз җавабын тапты:
«Берни дә бирмим быел,
Зарплатасы әз кайтты.
Утка, газга, суга җитми,
Садикка түлисе бар.
Акчасы өч тиен...