Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Актуаль сорау

Тиздән мужиклар бәйрәме, Нәрсә бүләк итәбәз? Әллә инде бу бәйрәмне, Онытып, узып китәбез. Носки, башмак не вариант, Бәйрәм саен бирелә. Кемнәр, нәрсә бирә микән, Кадерле ирләренә. Дус кызымнан сорагач, Бик тиз җавабын тапты: «Берни дә бирмим быел, Зарплатасы әз кайтты. Утка, газга, суга җитми, Садикка түлисе бар. Акчасы өч тиен...

Тиздән мужиклар бәйрәме,
Нәрсә бүләк итәбәз?
Әллә инде бу бәйрәмне,
Онытып, узып китәбез.

Носки, башмак не вариант,
Бәйрәм саен бирелә.
Кемнәр, нәрсә бирә микән,
Кадерле ирләренә.

Дус кызымнан сорагач,
Бик тиз җавабын тапты:
«Берни дә бирмим быел,
Зарплатасы әз кайтты.

Утка, газга, суга җитми,
Садикка түлисе бар.
Акчасы өч тиен чыга,
Еще бүләген дә ал.

Жирно булыр, обойдется,
Мин аңа үзем бүләк,
Минем кебек хатыннар,
Булса да, бик нык сирәк!»

Икенче дустым елмаеп,
«Чәч турайткычы», диде.
«Чөнки үзе үткән елны,
Шуруповерт миңа бирде.

Хәзер шулай җайлаштык,
Бүләкләр эшкә ярый.
Баш ватып та торасы юк,
Һәркем кирәген сайлый».

Өченче дустым иренә,
Була хушбуй бүләк итмәк,
Чөнки аңа "AVON"да,
План тутырырга кирәк.

Уйланырга вакыт та аз,
Тиздән бит бәйрәм җитә.
Дуслар, кемнәр ирләренә,
Нәрсәләр бүләк итә???

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев