Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Августка хәтле аралаштык. Хәзер трубканы алмый, sms-хәбәрләргә җавап бирми"

Илсөя белән Илфак 13 ел буе "әнисе", "әтисе" дип гөрләшеп яшәде, шуңа күпләр аерылышуларына ышанмады да. Бу көннәрдә аларның эше судка хәтле барып җитте. "Ирек мәйданы" газетасы хәлләрен үзләреннән сорашкан. Илфак Шиһапов: - Әйе, суд юлын таптадым. Моңа хәтле гомердә дә судта йөргән кеше түгел идем, - ди Илфак Шиһапов....

Илсөя белән Илфак 13 ел буе "әнисе", "әтисе" дип гөрләшеп яшәде, шуңа күпләр аерылышуларына ышанмады да. Бу көннәрдә аларның эше судка хәтле барып җитте. "Ирек мәйданы" газетасы хәлләрен үзләреннән сорашкан.

Илфак Шиһапов:
- Әйе, суд юлын таптадым. Моңа хәтле гомердә дә судта йөргән кеше түгел идем, - ди Илфак Шиһапов. - Декабрьгә хәтле безнең үзара сөйләшү булды. Илсөя бу сезонны "Барс Медиа" компаниясенең төрле солянкаларында, Ваһапов фестивале концертларында һәм башкалар белән эшләп торыр, дип килештек. Моны балага акча булсын дип шулай эшләдем. Дусларым белән сөйләшеп, барысын да хәл иттем. Минем аша акча эшләде. Бар да яхшы кебек иде. Яңа елдан соң мине судка чакырып шалтыраттылар. Илсөя адвокат яллаган. Мин исә берүзем барып утырдым. 180 мең сум акча таләп итүләре икән. Турыдан-туры алиментка бирсен иде ул. Ни өчен болай эшләгән?! Рәсми эш урыным бар, хезмәт хакым начар түгел... Судны күчерделәр. 8 февральдә тагын булды. Судта хәлне аңлаттым. Аерылышканда аларга фатир, машина, миллионнан артык акча бүләк иттем, аннан кредит алып ремонт ясаштым. Судья мине хаклы дип тапты. Әмма моның белән генә бетмәде, ТРның Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе дә читтә калмады. Минем өстән кабат шикаять килгән. Әмма анысында да мин хаклы булып чыктым.
Февраль-мартка аның солянка концертлары сөйләшенгән, компанияләр белән килешенгән. Илсөя исә, бармыйм, ди. Боларның барысы өчен дә мин җаваплы бит. Бу хәлләрдән туйдым, арыдым. Безнең әле бишьеллык килешү бар иде. Суд юлында йөрисем килми, үземне мондый мөнәсәбәтләргә лаек түгел дип саныйм. Шуңа бөтен эшне юридик фирмага бирдем. Алар хәл итсен. Ә минем башка проектларым да бар.
- Илфак абый, уртак бала бар бит әле. Аны әнисе тәрбияли...
- Интернетта минем адреска ни генә язмыйлар. "Ир түгел икән", - дип сүгүчеләр дә бар. Илсөя мескенләнә белә. Аерылышуыбызның сәбәбе җитди - гаеп анда. Моны исбатлаучы хатлар кулымда. Мин өйдә бала карап утырганда, ул гафу ителмәслек эшләр башкарды. Мин закон яклы һәм һәр сүземне исбатлый алам.
Әлегә хәтле бала хакы дип дәшмәдем. Әмма ул чикләрне уза башлады. Әгәр мондый хәлләр тагын кабатлана икән, телне тешләп калып булмастыр, ахры... Сөйләсәм сүзләр күп. Тик улым бар. Аңа авырлык китерәсем килми. Кайбер әйберләрне белмәве хәерлерәк. Илсөя Бәдретдинова дигән кешегә карата бернинди дәгъвам юк. Хокукый яктан минеке булган иҗатка гына кагылмасын. Ул үзенә бер проект иде. Күпмедер дәрәҗәдә бу проект белән горурланам да, күпләрдән гафу да үтенәм.
Яратып та яшәгәнмендер. Тик аңа ярату кирәкмәде. Ул башка юлны сайлады. Ходай Үзе күрә, белә... Гомеремдә дә кешеләрне, тамашачыны, укучыны алдамадым. Җенем сөймәгән гамәл ул. Шуңа намусым чиста.
Алиментка килгәндә, аны түлим. Закон буенча, балага 18 яшь тулганчы хезмәт ха-кымның 25 %ын алимент итеп түләргә тиешмен. Аннан аларны бернәрсәсез калдырмадым бит. Өч бүлмәле яхшы фатирның яртысы Илсөянеке, яртысы - Нариманныкы. Болар барысы да документлаштырып бүләк ителде. Тагын нәрсә бирим икән, анысын аңламыйм.
- Нариман белән аралашасызмы?
- Августка хәтле аралаштык. Хәзер трубканы алмый, sms-хәбәрләргә җавап бирми...
http://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев