Заман сулышы

29 апрель 2017 яңалыклары

  • 29 апрель 2017 - 15:47
    Бәйгебез дәвам итә. Яңа катнашучылар кушыла: Яңа Елховодан Сахаповлар гаиләсе
    Гүзәл һәм Риназ Сахаповлар. Безнең яраткан кызыбыз бар, аңа 4ай. Ирем белән бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез. Өебез кечкенә булса да, бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Без гаиләбезне бик нык яратабыз, - дип...
    465
    0
    0
  • 29 апрель 2017 - 13:53
    Лениногорскилылар, моны белү файдалы
    Баласы студент булган әти-әниләрнең акчасы арта. Балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче пенсионерларның, шулай ук баласы студент булган әти-әниләрнең пенсиясе арта. Бу очракта иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү арттырылып бирелә. Бер бала өчен әтисе дә, әнисе дә пенсиягә өстәмә түләү алырга хаклы. Әмма, бу түләүләр иң күбе өч бала өчен түләнә. Әлеге өстәмә...
    625
    0
    0
  • 29 апрель 2017 - 13:01
    Керкәледә язгы өмә гөрләп узды: олысы да, кечесе дә эшкә чыкты (фотолар)
    Яз өмәләре табигатьнең яшәргән, ямьләнгән, яшеллеккә күмелгән чагына туры килә. Бүген һәр җирдә үзгә бер күтәренкелек, бәйрәм һәм хезмәт рухы хөкем сөрә. Авылларыбызда чистарту-төзекләндерү эшләрен башкару- алдыбызда торган бер мөһим бурыч. Гомумән, чисталык мәсьәләсе һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш. Гомер-гомергә татар авылларында бик матур бер гадәт булган - күп көч...
    468
    0
    0
  • 29 апрель 2017 - 10:56
    Лениногорскида "Заман сулышы" һәм "Лениногорские Вести" газеталары бәйрәм оештырды (фотолар)
    Бәйрәм матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Балалар өчен аниматорлар эшләде. Бик күңелле булды. Бәйрәм мизгелләрен фотолардан карагыз: Ләйсән Шәрәфетдинова фотолары
    547
    0
    0
  • 29 апрель 2017 - 10:49
    Лениногорскида җирле редакцияләр зур бәйрәм үткәрде: халык "Заман сулышы" һәм "Лениногорские Вести"га язылды
    Бүген шәһәрдә зур бәйрәм узды."Заман сулышы" һәм "Лениногорские Вести" газеталары подписка чорында бәйрәм оештырды. Ул ЗАГС бинасы мәйданчыгында узды. Бирегә килүчеләр концерт карады, район газеталарына язылды. Икенче яртыеллыкка язылучыларн бүләккә - "Додо Пицца" һәм "Эссен" кибетләренә скидка алды. Язылучыларга рәхмәт! Безнең белән бергә булыгыз!
    429
    0
    0
  • 29 апрель 2017 - 09:39
    Лениногорскида шимбә өмәсе узды (фотолар)
    Бүген кабат шәһәрең урамнары кайнап торды: барлык оешма-предприятияләр, уку йортлары өмәгә чыкты. Үз ишегалларына чисталык булдырырга теләгән, битараф булмаган шәһәр кешеләре дә бу көнне подъезд яннарында, балалар мәйданчыкларында эшләде. Былтардан калган иске яфракларны, кар астыннан чыккан чүпләрне җыйдылар. Күләгәдә калган карларны кузгатып, тараткан кешеләр дә булды.
    523
    0
    0
  • 29 апрель 2017 - 09:13
    Лениногорскилылар, ялларда җылы була
    Гисметео фаразларына караганда, 30 апрель-1 майда һава температурасы көндез +19...+20 градус, төнлә +4...+7 градус булачак. Явым-төшемнәр көтелми.
    462
    0
    0
Реклама