Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Керкәледә язгы өмә гөрләп узды: олысы да, кечесе дә эшкә чыкты (фотолар)

Яз өмәләре табигатьнең яшәргән, ямьләнгән, яшеллеккә күмелгән чагына туры килә. Бүген һәр җирдә үзгә бер күтәренкелек, бәйрәм һәм хезмәт рухы хөкем сөрә. Авылларыбызда чистарту-төзекләндерү эшләрен башкару- алдыбызда торган бер мөһим бурыч. Гомумән, чисталык мәсьәләсе һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш. Гомер-гомергә татар авылларында бик матур бер гадәт булган - күп көч...

Яз өмәләре табигатьнең яшәргән, ямьләнгән, яшеллеккә күмелгән чагына туры килә. Бүген һәр җирдә үзгә бер күтәренкелек, бәйрәм һәм хезмәт рухы хөкем сөрә. Авылларыбызда чистарту-төзекләндерү эшләрен башкару- алдыбызда торган бер мөһим бурыч. Гомумән, чисталык мәсьәләсе һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш. Гомер-гомергә татар авылларында бик матур бер гадәт булган - күп көч сорый торган эшне авыл халкы бергәләшеп, өмә итеп башкарган. Җомга көнне хезмәт өмәсе Керкәле авылының Тактакуш урамында да күмәк рәвешендә узды. Урамыбызда өмә бик оешкан төстә барды.Катнашучылар арасында балалар да булуы аеруча сөенечле. Ямалтдинов Фәрхәт Шәһит улы кулына балта тотып агач ботаклары кисә, кемдер шул кискән ботакларны турап тора, шул арада бала-чага читкә алып чыгып та китә. Әнәс абый Нуретдинов та үз өлешен кертергә дип чыккан. Ул ,олы кеше буларак,тырышып эшләү генә түгел, сиздермичә генә яшьләргә киңәш-табышларын да бирә, эш тәменә өйрәтә торгандыр да инде ул. Менә шундый вакытта буыннар арасында булган чылбыр ныгыйдыр да инде - өлкәннәрнең үзләре килеп үрнәк күрсәтүләре ни тора!

Изге эшнең әһәмиятен Ибраһимова Ландыш Илгиз кызы да ассызыклый.

- Мондый өмәләр үткәрү бик кирәк, дип исәплим. Үзем аларның һәрберсендә катнашырга тырышам.

Бу күмәк эш, халык эше булырга тиеш,- ди ул. Узган атнада ООО "Татбурнефть-ЛУТР" төзекләндерү эшләрен башкарып китте. Авыл Советы, клуб хезмәткәрләре,медпункт хезмәткәләре дә үз өлешләрен кертте. Халкыбызның матур мәкале бар: "Күмәк эш тау күчерә" Өмәдән чишмә яны чистарып, ямьләнеп китте. Өмәгә килгән халык та башкарган хезмәтенә канәгатьлек белән таралды.

Керкәле мәктәбе укучылары да шимбә өмәсендә бик актив катнашты.

Хезмәт һәм яз бәйрәме белән тәбрикләп, һәркайсыгызга сәламәтлек һәм иминлек, күңел күтәренкелеге, башлаган һәр изге эшегездә уңышлар тели Керкәле авылының Тактакуш урамы халкы.

Суфия Нәдершина,Керкәле авылы

Автор фотолары.

Райондашларыбвыз! Сезнең авылда да язгы эшләр барадыр. Язып җибәрегез без шул турыда: zaman5@yandex.ru электрон адреска, яисә ВКонтактедагы страничкага. Фото белән булса, тагы да яхшырак. Көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев