Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, моны белү файдалы

Баласы студент булган әти-әниләрнең акчасы арта. Балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче пенсионерларның, шулай ук баласы студент булган әти-әниләрнең пенсиясе арта. Бу очракта иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү арттырылып бирелә. Бер бала өчен әтисе дә, әнисе дә пенсиягә өстәмә түләү алырга хаклы. Әмма, бу түләүләр иң күбе өч бала өчен түләнә. Әлеге өстәмә...

Баласы студент булган әти-әниләрнең акчасы арта.

Балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче пенсионерларның, шулай ук баласы студент булган әти-әниләрнең пенсиясе арта. Бу очракта иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү арттырылып бирелә. Бер бала өчен әтисе дә, әнисе дә пенсиягә өстәмә түләү алырга хаклы. Әмма, бу түләүләр иң күбе өч бала өчен түләнә.

Әлеге өстәмә түләүләрне алу өчен теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән балаларның туу турындагы таныклыклары, 18 яшьтән узганнарның уку йортында белем алуы турында белешмә дә сорала. Өстәмә түләүнең төгәл суммасын пенсия бүлеге хезмәткәрләре исәпләп бирәчәк.


Балигъ булмаган балалардан тыш, студент балалары булган пенсионерлар да гадәттәгедән зуррак суммада фиксацияләнгән түләүләр алырга хокуклы. Моның өчен баланың көндезге бүлектә укуы шарт, түләүләр укуны төгәлләгәнче бирелә, шулай да балага 23 яшь икән, түләүләр туктатыла, - ди Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.

Шулай ук студент укын ташлаганда, озак вакытка академик ял алганда, яки хәрби хезмәткә киткәндә дә түләүләр бетерелә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев