18 май 2017 яңалыклары
-
Булачак солдатларга быел телефон бирелми
Бүген Татарстаннан 53 егет ил чикләрен сакларга китте. Моңа кадәр солдатка юл биштәре белән кәрәзле телефон да бирелә иде. Быелдан хәрби хезмәткә баручыларга һәм аларның әти-әниләренә "Әниеңә шалтырат" ("Позвони маме") федераль проекты кысаларында 1-3 сим-карта бирелә. Ул махсус ташламалы тарифка көйләнгән. Шулай ук җыелу пунктларында банк карталары да биреләчәк. Ай...
-
Төркиядә Россия туристлары утырган автобус ауган
Төркиядә Памуккаллега барганда, Мугла - Денизли юлында, Явласогутка якын урында, бүген иртән сәгать 10 да Россия туристлары белән автобус ауган, дип хәбәр итә Sabah газетасы. Басма мәгълүматлары буенча, 17 кеше зыян күргән, берсенең, йөрәк өянәге килеп, хәле начарланган һәм аны Муглуга озатканнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләрнең икесе - Төркия...
-
Бүгенге көннең лидерлары -Гөлназ һәм Рамис Имамовлар
Сайтта тавыш бирү дәвам итә. Бүгенге көннең лидерлары: Гөлназ-Рамис Имамовлар - 1189 тавыш. Айгөл-Ришат Хөсәеновлар - 1164 тавыш. Адилә-Илгиз Юнысовлар 1067 тавыш. Исегезгә төшерәбез: тавыш бирү 23 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Татарстанда 6 айлык бала үлеме буенча тикшерү бара
Фаҗига Нурлат районында булган. Югары температура белән район үзәк хастаханәсенә китерелгән кыз баланы, барлык реанимацион процедураларны башкаруга карамастан, коткара алмыйлар. Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты эш ачкан. Тиешле экспертизалар билгеләнгән. http://matbugat.ru
-
"Заман сулышы" һәм "Лениногорские Вести" газетлары призлар уйнатты
Үзәк почтада җирле газетлар - "Заман сулышы" һәм "Лениногорские Вести" шушы көндә язылучылар арасында призлар уйнатты. "Заман сулышы" газеты өч приз - йомшак һәм уңайлы мендәрләр әзерләгән иде. Аның икесен төрле бүлекчәләр аша язылучылар арасында уйнаттык. Менә җиңүчеләр: Югары Чыршылыдан Шамил Ихтисамов; Лениногорск, Степная урамы 3нче йорттан Ф. Низамова. Бер...
-
Лениногорскилыларны "Эшкә - велосипедта" акциясендә катнашырга чакыралар
Акция 19 майда үткәрелә. Бу көнне велосипедта йөрүне якын иткән лениногорскилылар эш, уку урыннарына "тимер атларында" барачак. Акциясенең максаты - велосипедның башка төр транспортка альтернатива була алуын күрсәтү. Велосипедта йөрү шулай ук физик форманы саклауның яхшы ысулы, шәһәрдә транспорт белән бәйле вәзгыятьне хәл итү һәм экологияне яхшырту коралы да.
-
Лениногорскилыны кредит бурычы булганга чит илгә чыгармаганнар
Шәһәребездә яшәүче бер гаилә май бәйрәмнәрендә Төркиягә барырга булган, әмма аэропортта гаилә башлыгына чит илгә чыгарга рөхсәт итмәгәннәр. Сәбәбе: аның кредит буенча 20 мең бурычы барлыгы ачыкланган, шуңа гаиләсе аңардан башка гына ялга киткән. Аны түләп, квитанциясен суд приставларының шәһәрдәге бүлегенә күрсәткәннән соң гына чикләү алынган. Ир-атка берничә көннән соң...
-
Татарстанда «пәри туе»н ВИДЕОга төшергәннәр
Чаллы шәһәрендә Беляев урамы белән беренче автоюл кисешкән урында давыл өермәсен видеога төшергәннәр. Русча "смерч" дип аталучы әлеге күренешне Татарстанның кайбер районнарында "пәри туе" дип йөртәләр икән. Ә сездә ничек атыйлар? http://shahrikazan.com/
-
Лениногорскилылар "Өмет җилкәне" региональ фестивалендә катнашты (фотолар)
Күптән түгел Әлмәттә узган мөмкинлекләре чикле балалар арасында "Өмет җилкәне" региональ фестивалендә Лениногорскидан да катнашып кайттылар. Концертта вокал, бию, халык иҗаты номерлары башкарылды. 14нче мәктәп "Астра" бию төркеме белән берлектә үзләренең талантларын күрсәтте.
-
Лениногорск гимнасткалары Евпаториядә булып кайтты
Крымда 27 апрель - 8 май аралыгында спортчылар өчен россиякүләм җыеннар узды. Анда илнең төрле регионнарыннан557 спортчы килгән иде. Безнең шәһәрдән 1нче номерлы балалар спорт мәктәбенә йөрүче 5 гимнастка һәм аларның тренерлары Ольга Сучкова барды. Яшь спортчыларыбыз өчен җыен зур тәҗрибә булды. - Мондый очрашу-җыеннар спорчыларга киләчәктә чыгыш ясарга стимул...
-
Татарстанда 16 яшьлек егет ерткычларча әтисен үтерүдә шикләнелә
2017 елның 12 нче май кичендә Татарстанның Яшел Үзән районы Малые Ключи авылында яшәгән 53 яшьлек ир-ат хәбәрсез юкка чыга. Өеннән документлары һәм кыйммәтле әйберләре дә югала. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Яшел Үзән шәһәре буенча тикшерү бүлегендә Россия Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең...
-
Лениногорскида футбол сезоны ачылды
-
Запущены услуги факторинга для поддержки предпринимателей-клиентов «Татфондбанка» и «Интехбанка»
Факторинг будет предоставлять как с регрессом, так и без рerpecca. Некоммерческая организация «Фонд поддержки предпринимательства Республики Татарстан» запускает услуги факторинга - новое направление поддержки для субъектов малого и среднего предпринимательства, пострадавших от отзыва лицензии у ПAO «Татфондбанк» и ПAO «Интехбанк», сообщает пресс-служба Минэкономики РТ. Эти услуги нацелены на покрытие кассового...
-
Лениногорскида бала тәрбияләүдә әтинең роле турында сөйләштеләр (фотолар)
Шәһәребездә беренче тапкыр "Бала тәрбияләүдә әтинең роле" дип аталучы муниципаль конференция узды. 14 нче балалар бакчасы базасында үтүче әлеге чарага балалары мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче иң актив әтиләр килгән иде. Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин хәзерге заман шартларында балаларны тәрбияләүдә әтинең ярдәме аеруча мөһим булуын әйтте, актив булырга өндәде....
-
Ришат Төхвәтуллинга тамашачылар нигә: «Илһам Шакиров кебек булма», – ди?
Һаман да шул "балык башы": Ришатның буйдак булып йөрүе тамашачыга тынгы бирми. Җырчы үзе шәхси тормышын пәрдә артында калдыргангамы, тамашачы "тикшеренүләр"еннән туктамый. Бер вакыт аны Гөлназ Асаевага тәкъдим ясаган икән, диделәр. Ә хәзер, Алия Карачурина белән йөри, дигән имеш-мимешләр бар. Әмма Ришат бу сорауга төгәл җавап бирми, ә мөләем итеп...