Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыны кредит бурычы булганга чит илгә чыгармаганнар

Шәһәребездә яшәүче бер гаилә май бәйрәмнәрендә Төркиягә барырга булган, әмма аэропортта гаилә башлыгына чит илгә чыгарга рөхсәт итмәгәннәр. Сәбәбе: аның кредит буенча 20 мең бурычы барлыгы ачыкланган, шуңа гаиләсе аңардан башка гына ялга киткән. Аны түләп, квитанциясен суд приставларының шәһәрдәге бүлегенә күрсәткәннән соң гына чикләү алынган. Ир-атка берничә көннән соң...

Шәһәребездә яшәүче бер гаилә май бәйрәмнәрендә Төркиягә барырга булган, әмма аэропортта гаилә башлыгына чит илгә чыгарга рөхсәт итмәгәннәр.

Сәбәбе: аның кредит буенча 20 мең бурычы барлыгы ачыкланган, шуңа гаиләсе аңардан башка гына ялга киткән. Аны түләп, квитанциясен суд приставларының шәһәрдәге бүлегенә күрсәткәннән соң гына чикләү алынган. Ир-атка берничә көннән соң гына Төркиягә очып, гаиләсенә кушылырга насыйп була. Шуңа да суд приставларының республика буенча федераль хезмәт идарәсе берәр җиргә барырга җыенганчы рәсми сайттагы бурычлылар исемлеген карарга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев