Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бала тәрбияләүдә әтинең роле турында сөйләштеләр (фотолар)

Шәһәребездә беренче тапкыр "Бала тәрбияләүдә әтинең роле" дип аталучы муниципаль конференция узды. 14 нче балалар бакчасы базасында үтүче әлеге чарага балалары мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче иң актив әтиләр килгән иде. Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин хәзерге заман шартларында балаларны тәрбияләүдә әтинең ярдәме аеруча мөһим булуын әйтте, актив булырга өндәде....

Шәһәребездә беренче тапкыр "Бала тәрбияләүдә әтинең роле" дип аталучы муниципаль конференция узды.


14 нче балалар бакчасы базасында үтүче әлеге чарага балалары мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче иң актив әтиләр килгән иде.

Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин хәзерге заман шартларында балаларны тәрбияләүдә әтинең ярдәме аеруча мөһим булуын әйтте, актив булырга өндәде. Эш вакытында вакыт табып килгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

"Логос" балалар һәм яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Ольга Ященко "Әтинең баланы тәрбияләүдә роле турында" чыгыш ясады.

Балалар бакчасының педагог-психологы Людмила Дорошина "Балалар һәм яшүсмерләр тормышына куркыныч янаучы интернет ресурслардан саклану" турында сөйләде.

"Әти һәм мин - оста куллар" кулланма сәнгать конкурсы бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев