Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомагистрале бу шәһәрләр арасында туристлар агымын арттыруга ярдәм итәчәк һәм Россиянең кайбер регионнарының туристик өлкәсен үстерүгә этәргеч бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Мәскәүнең туризм комитеты рәисе Екатерина Проничева «кунакчыллык осталары» конкурсы кырларында хәбәр итте.