Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кукмарада полицейскийга пычак белән һөҗүм итүче кешене атып үтергәннәр

Узган төндә Кукмарада бер террорчы полиция хезмәткәрләренә пычак белән һөҗүм иткән. Шуннан соң аны атып үтергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

 

Якынча белешмә буенча, узган төн уртасы тирәсендә Кукмарада яшәүче Антипов янучан сыеклык салынган ике шешә алып килә һәм полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына ыргыта. Аннары үзе качып китә.

Полиция хезмәткәрләре террорчының кайда булуын билгели. Агентлык чыганагы сүзләренчә, тоткарлаган вакытта бу кеше «Мин сезнең бөтенегезне дә үтерәм», дип кычкыра. Аннары ул полиция хезмәткәренә ташлана, аның аягына һәм кулына пычак кадый.

Террорчыга берничә тапкыр кисәтү ясап, бирелергә тәкъдим итәләр. Ләкин ул хокук саклаучыларның сүзен тыңламый. Полиция хезмәткәрләренә корал кулланырга туры килә. Яраланган Кукмара кешесе урында һәлак була. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/30-10-2020/kukmarada-politseyskiyga-pychak-bel-n-m-itk-n-terrorchyny-atyp-terg-nn-r-5782245

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X