Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Тимәштә исерек хәлдә машина йөртүче электр баганасына бәрелгән һәм авария урыныннан качкан

24 октябрь төнендә Тимәштә 21 яшьлек шофер исерек хәлдә электр баганасына килеп бәрелә.

 

Яньчелеп беткән машинада ике кеше кала: 18 яшьлек һәм 16 яшьлек пассажирлар. Алар  җәрәхәтләр белән  Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә озатыла. ЮХИДИ хезмәткәрләрен әлеге авариянең шаһитләре чакырта. Ә машина йөртүче һәлакәт урыныннан кача.

 әлеге шоферны исерү билгеләре белән икенче көнне кич белән тоткарлыйлар. Ул медэкспертизадан баш тарта.

Тик ул үз җәзасын барыбер алачак, ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. Материаллар судка җибәрелгән. Шофер рульгә исерек килеш һәм машина йөртү хокукы булмый торып утырган булган.

Октябрь аенда Лениногорск районында 7 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 7 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән. Узган атнада исерек хәлдә машина йөртүче ике кеше тотылган.

 

http://leninogorsk-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X