21 апрель 2019 яңалыклары
-
Бүген 18 градуска кадәр җылытачак
22 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булмас дип фаразлана. Көндез температура 18 градуска кадәр җылы булачак. Бу турыда Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
-
Берәү бизнесын, хатынын һәм сигез баласын калдырып, урманга яшәргә күчкән
Чаллыда яшәүче ир бизнесын, сигез баласын хатынына калдырып, урманга яшәргә киткән. Биредә ул алты ел яши һәм шәһәргә әйләнеп кайтырга теләми. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
-
«Котылырга шанс булмый»: берьюлы 15 авыл дөрләп янган
Куркыныч фаҗига 19 апрельдә Забайкалье өлкәсендә булган. Басуларда коры үләнгә ут кабу нәтиҗәсендә, анда берьюлы 15 авыл «көлгә әйләнгән», дип хәбәр итә РЕН ТВ.
-
Киләсе атнада Лениногорскида урамнарны юачаклар
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 22-26 апрельдә иртәнге сәгать 8 дән 19.00гә кадәр Шашин, Ленин, Җиңүнең 50 еллыгы, Ленинградская, Вахитов, Чайковский, Крупская, Кутузов, Садриев, Куйбышев, Гагарин урамнарын юу оештырылачак.
-
Уртак милекне ничек бүлешергә?
– Энекәшем белән икебезгә тигез өлештә әти-әниләрдән мирас булып фатир калды. Ә ул минем рөхсәттән башка аны арендага биргән. Бу ситуациядә миңа нишләргә?
-
ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшырылды
Шөһәр ЗАГС бүлегендә 14 гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды, дип хәбәр итә бүлек.
-
Эш тә кирәкми, бала да
Утыз ел: күпме, азмы? Ничек саныйсың бит! Имән агачы, мәсәлән, утыз елдан соң чикләвек бирә башлый гына әле. Ә илдәге гаиләләр арасында соңгы өч дистә елда бала тәрбияләүдән тәм табучылар ике тапкыр кимегән.
-
Шри-Ланкада кунакханә һәм чиркәүләрдә шартлау вакытында 160 кеше һәлак булган
Шри-Ланкада кунакханә һәм чиркәүләрдә шартлатулар вакытында 160 кеше һәлак булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Сугышлы укучылары өмәдә катнашу белән бергә табигатьне дә күзәткәннәр (Фотолар)
Сугышлы мәктәбе территориясе өмәдән соң чистарып калды, дип хәбәр итә мәктәп сайты.
-
Казаннан Геленджикка даими авиарейс ачыла
Июньдә Казан, Уфа, Чиләбе һәм Нижневартовскидан Геленджикка яңа авиарейслар ачыла. 22 июньдә Татарстан башкаласыннан бу юнәлештә самолетлар оча башлаячак. Бу турыда пассажирларны ташучы компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.