Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эш тә кирәкми, бала да

Утыз ел: күпме, азмы? Ничек саныйсың бит! Имән агачы, мәсәлән, утыз елдан соң чикләвек бирә башлый гына әле. Ә илдәге гаиләләр арасында соңгы өч дистә елда бала тәрбияләүдән тәм табучылар ике тапкыр кимегән.

Аның каравы буш вакытын телевизор каршында үткәрергә теләүчеләр арткан. Без ничек үзгәрдек?


“Левада” үзәге утыз еллык тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим иткән. Белгечләр төрле елларда халык арасында үткәрелгән сораштыруларны чагыштырган. Баксаң, 1989 елдан бирле илдәге гаиләләр арасында эшләү теләге белән янып торучылар 23тән 9 процентка кадәр кимегән. Эш кенә түгел, бала да кирәкми. Соңгы 30 елда буш вакытымны балалар тәрбияләүгә багышларга телим дип җавап бирүчеләр ике тапкыр азрак теркәлгән.

“Кызыксыз шөгыльләр” исемлегенә китап уку, урманда йөрү, хуҗалык эшлә­рен башкару да эләккән. Аның каравы хәзер тәмле ашарга яратучылар, сәяхәт итүчеләр, кунакка йөрүчеләр, һич югы бер­нәр­сә дә эшләмичә диванда кырын ятучылар күбрәк икән.

Дөрес, “Левада” үзәге белгечләре ачыклык та керткән: 1989 елда гаиләләр арасында балигъ булмаган бала тәрбияләүчеләр 50 процент диярлек тәшкил итсә, былтыр андыйлар нибары 37 процент кына булган. Буй җиткән малай-кызга вакыт азрак китә, янәсе. Тик бу да – замана күрсәт­кече түгелме?

 

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos
http://vatantat.ru

http://saby-rt.ru/news/yazmalar/esh-t-kirkmi-bala-da

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев