Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Шри-Ланкада кунакханә һәм чиркәүләрдә шартлау вакытында 160 кеше һәлак булган

Шри-Ланкада кунакханә һәм чиркәүләрдә шартлатулар вакытында 160 кеше һәлак булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

«Шангри-ла», «Циннамон Гранд» һәм «Кингсбери» кунакханәлендә, шулай ук Котахен, Негомбо һәм Баттикалоа шәһәрләрендә өч чиркәүдә алты шартлау булган», – дип хәбәр итә РИА Новости.

Шартлатулар католиклар пасхасын бәйрәм итү вакытында була. Якынча мәгълүматларга караганда, шартлаулар вакытында 160 кеше һәлак булган, тагын 360 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

РИА Новости мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар арасында чит ил кешеләре бар. Әмма Россия гражданнары турында мәгълүмат юк.

Гадәттән тыш хәл урыннарында хокук сакчылары эшли, территорияләр әйләндереп алынган. «Коломбо» халыкара аэропортында куркынычсызлык чараларын көчәйткәннәр.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/21/184946/

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев