24 март 2019 яңалыклары
-
Түбән Чыршылы мәктәбенең 100 еллык юбилее узачак
Түбән Чыршылы мәктәбе 100 еллык юбилейга әзерләнә. Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.
-
Татарстан синоптиклары һава шартлары бозылу турында кисәтә
Республикада томан, буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
-
Бит өчен кара битлек ясыйбыз
Бит тиресен чистарту өчен дә сатып алынган битлекләр урынына шул ук күмер (активированный уголь) төймәсе ярдәмгә килер.
-
Казаннан Сочига оча торган самолетны яшен суккан
Казан-Сочи рейсы буенча оча торган самолетны яшен суккан. Имгәнүче кешеләр юк. Бу турыда бүген РБК сайты Сочи аэропортының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.
-
"Ел китабы" бәйгесендә җиңүчеләр арасында якташыбызның китабы да бар
Татарстанның Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган "Ел китабы – 2017" бәйгесенә йомгак ясалган. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Илһам Шакировның фатиры өчен судлашуда көтелмәгән нечкәлекләр ачыкланды
Казанның Вахитов районы судында татар халык җырчысы Илһам Шакировның фатиры өчен бәхәс турындагы эш буенча икенче утырыш булып узды. Соңгы 20 елда артистны караган һәм гомерлек рента килешүе нигезендә фатир хуҗасы булган Илһам Хаҗиевка каршы дәгъва гаризасы белән җырчының 89 яшьлек бертуган апасы Зәйнәп чыккан. +
-
Мөселман кешегә балык ризыгы ашау хәрам түгелме?
Күптән түгел Коръән ашына барган идем. Балыктан ясалган салат (шуба дип йөртәбез) та бар иде. Абыстай балык ите хәрам, ярамый, ул бисмилләһ әйтеп суелмаган, гомумән дә суелмаган, ә үлгән дип аңлатты. Мөселман кешегә балык ризыгы ашау хәрам түгелме?
-
ТМТВ-2019 премиясе җиңүчеләре исемлегендә ике якташыбыз бар
Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә ТМТВ премиясен тапшырдылар. Әлеге тантана ТМТВ каналы оешканнан башлап дүртенче тапкыр булды.
-
Кирлегәчнең “Ихлас” төркеме Рәхмәт хатына лаек булды
Бөгелмәдә “Зәйтүнә” республикакүләм дини мөнәҗәҗәтләр фестивале узды. Анда районыбызның Кирлегәч авылыннан “Ихлас” фольклор төркеме катнашты.