Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөселман кешегә балык ризыгы ашау хәрам түгелме?

Күптән түгел Коръән ашына барган идем. Балыктан ясалган салат (шуба дип йөртәбез) та бар иде. Абыстай балык ите хәрам, ярамый, ул бисмилләһ әйтеп суелмаган, гомумән дә суелмаган, ә үлгән дип аңлатты. Мөселман кешегә балык ризыгы ашау хәрам түгелме?


Сорауга үзәк мәчет имамы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Безгә, кешеләргә, гыйлемебез булмаса, дин исеме белән бер әйберне хәләл яки хәрам дип әйтергә ярамый. Аллаһ хәрам кылган әйберләрне хәләл дип әйтү зур гөнаһ булган кебек, хәләл булганын да хәрам дип әйтү олы гөнаһ. Белмәсәк яки шикләнсәк, белмим дип җавап бирергә кирәк. Бу очрак шундыйлардан. Чөнки мөселманга балыкның барлык төрләрен ашарга рөхсәт ителә. Балыкны бисмилләһ әйтеп чалу шарт түгел.


Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru/news/din-%D2%BB%D3%99m-tormyish/sorau-sezdn-avap-bezdnbalik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев