Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлегәчнең “Ихлас” төркеме Рәхмәт хатына лаек булды

Бөгелмәдә “Зәйтүнә” республикакүләм дини мөнәҗәҗәтләр фестивале узды. Анда районыбызның Кирлегәч авылыннан “Ихлас” фольклор төркеме катнашты.


 Бу хакта “Кирлегәч” төркемендә Әлфия апа Галимова яза.

Узган ел әлеге фестивальдә аларның коллективы беренче урынны алып кайткан иде. Быел Рәхмәт хатына лаек булганнар.

Коллективта иң олы мөнәҗәт остасы – Сәлимә Напаеваны бүләкләгәннәр.

“Без рәхәтләнеп Зөһрә Сәхабиева башкаруында мөнәҗәтләр тыңлап кайттык. Динар Шәймарданов, Ильяс Халиковның моңлы тавышларын тыңлап, рухи азык алдык. Рәхмәт оештыручыларга, безне алып баручыларга”, дип язган Әлфия апа.

Фотолар: vk.com. "Кирлегәчем-гомер бишегем" төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X