Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Кадер кичәсен ничек үткәрергә?

Кадер кичәсе – изге Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә. Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Ул рамазан аеның 26сыннан 27нче киченә (27 апрельдән 28енә каршы төн) туры килә. Рамазан аеның соңгы өч төне дә изге санала.

Үбәйдә ибне әс-Сәмит радыяллаһу ганһедән тапшырыла: Пәйгәмбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) безгә Кадер кичәсе турында әйтер өчен чыккан иде, ләкин ике мөселман бер-берсе белән бәхәсләшергә тотындылар, һәм ул (аңа Аллаһының сәламе булсын) әйтте: “Мин сезгә Кадер кичәсе турында хәбәр бирергә дип чыктым, ләкин болар бер-берсе белән бәхәсләштеләр, һәм миннән ул гыйлем алынды. Бәлки, сезнең өчен шулай хәерлерәк булыр. Аны (Рамазан бетүгә) егерме тугызынчы, егерме җиденче һәм егерме бишенче кичәләрдә эзләгез!” (Бохари).

Ягъни 21, 23, 25, 27 һәм 29нчы кичәдә булуы ихтимал. Шушы кичәләрдә аеруча күбрәк дога, истигъфар, гамәл вә гыйбадәт белән шөгыльләнү мотлак тиеш.

Әлеге һәм рамазан ае тәмамланыр алдыннан булучы башка төннәрдә, йокламыйча, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкауны теләп-ялварып, намаз укып чыгалар.

Кадер дигән сүз кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып килә.

“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, - диелә Коръән Кәримнең 97нче “әл-Кадер” сүрәсендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәвамында Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелде.

Кадер төнен догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) әйтә: “Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар”, – ди.

Бу изге кичәдә дога кылырга, намаз, Коръән Кәрим укырга, тәүбә итәргә, сәдака бирергә, үлгәннәрне искә төшерергә һәм дин кардәшләреңне шатландырырга кирәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде) Кадер кичендә нинди дога укырга икәнен сорый, Аллаһның илчесе аңа бу доганы өйрәткән: “Аллааһүммә иннәкә гәфүввүн түхибүл гәфвә фәгфү гәннии” (“Аллаһым! Син гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу ит!”) (Тирмизи, Ибн Мәдҗәһ).

Кадер кичәсенең кайбер билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, һавадан йолдызлар атылмас.

Автор:Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-04-27/kader-kich-sen-nichek-tk-rerg-2785699

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кадер кичәсен ничек үткәрергә?