Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Районнан киткән хаҗилар ихрам киемен киделәр

Районыбыздан киткән хаҗиләребез изге җирләргә кереп пакь ихрам киемен киделәр, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.

Бу кием хаҗ сәфәренә чыккан һәркем өчен киелергә тиешле чисталык вә ихласлыкны белгертә торган махсус япма. Хатын кызларга ул гади күлмәк булса, ир-атларга тастымалга охшаган ике тукыма кисәге. Аны кигән кеше гөнаһлардан гына түгел, хәттә вак җитешсезлекләрдән дә сакланырга тиеш була. Ислам диненең иң олугъ саваплы гамәлләренең бишенчесе әнә шул рәвешле башлана. Насыйп булса, озакламый хаҗиләребез Мәккә шәһәренә җитәчәкләр. Имин йөрсеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев