Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Татарстан мөфтие Covid-19 сәбәпле, дин тотучыларга мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан өммәтенә мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Шушы көннәрдә бөтен дөнья мөселманнары үзләренең якыннарына, дусларына һәм дин кардәшләренә сәламәтлек, барлык илләргә һәм халыкларга иминлек һәм авыруларның терелүен сорап догалар кыла. Бүген бу йогышлы чирнең һәркемгә — үзебезгә дә, безнең белән янәшәдә булганнарга да кагылырга мөмкин булуы ап-ачык. Шуңа бәйле рәвештә, кадерле мөэмин-мөселманнар, мин, сезгә ихластан мөрәҗәгать итеп, үзегезне һәм якыннарыгызны сакларга һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге хакында кайгыртуыгызны үтенәм», — ди мөфти.

«Аллаһыга шөкер, Россия Президенты В. В. Путин һәм Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан халыкны яңа авыруны йоктырудан саклау буенча кирәкле һәм мөһим чаралар күрелде. Әмма без гражданлык җаваплылыгын күрсәтмәсәк, ә иң мөһиме — үз тормышыбызны һәм сәламәтлегебезне саклау өчен Аллаһы Тәгалә каршында җаваплылык тоймасак, әлеге чаралар нәтиҗә китермәячәк. Табиб күрсәтмәләрен һәм хакимият безнең барыбызны да әлеге афәттән йолып калу максатыннан кабул иткән чараларны кире какмагыз», диелгән мөрәҗәгатьтә.

«ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мәчетләрдә коронавирус таралуны булдырмый калу буенча кертелгән чараларга да җаваплылык белән карарга чакырам. Әлеге чикләүләр — вакытлыча гына, һәм алар бары мөэмин-мөселманнарның иминлеген, саулык-сәләмәтлеген тәэмин итү хакына кабул ителгән. Ин шә Аллаһ, эпидемия чигенгәч, без, җәмәгать белән намазлар уку өчен, яңадан мәчетләребезгә җыелып, бер-беребезне чын мөселманча саләм белән сәламләрбез. Ә әлегә үзегезгә һәм якыннарыгызга карата игътибарлы булырга чакырам», — ди Камил Сәмигуллин.

«Хөрмәтле мөселманнар! Сезне барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм бөтен кешелек дөньясы өчен авыр булган бу сынауны Аллаһы Тәгаләгә догада булып кичерергә чакырам: Раббыбыздан гөнаһларыгызны кичерүне һәм барлык дин кардәшләребез өчен иминлек сорагыз. Моның өчен сез бу сүзләрне кабатлый аласыз:

اللهم إني أعوذ بك من البرص و الجنون و الجذام و من سيئ الأسقام (١٥٥٤)

«Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән (хроник инфекцион авыру) һәм начар авырулардан саклавыңны сорыйм», диелгән мөрәҗәгатьтә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев