Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Зиратта нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый?

Зиратка бару белән бәйле берничә кагыйдә бар. Аларга игътибар итәргә кирәк.

Кабер әһелләренә сәлам биреп керергә кирәк: “Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-муэминиинә вәл-мүслимиин. Вә иннәә иң шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун. Әссәлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийәһ”. (Мәгънәсе: “Сәлам сезгә, әй мөэмин-мөселманнар, кабер әһелләре! ИншәАллаһ, без дә сезгә кушылачакбыз. Үзебез һәм сезнең өчен гафу ителүебезне сорыйбыз”).

Каберлектә кемнәр өчен зыярәт кылынса, аларның рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына өч тапкыр - “Ихлас”, бер тапкыр “Фатиха” сүрәләрен укырга кирәк. Болардан тыш, “Йәсин” вә “Мүлк” (“Тәбарәк”) сүрәләрен укып багышлауның да зур савабы бар.

Кыскарак рәвештә укылса – аягүрә, озынрак укылса, утырып Коръән укыла. Мөмкин булса, кыйблага таба юнәлеп, мөмкин булмаса, әрвахның баш яисә аяк очында укырга кирәк.

Ярамый: каберләрдә шәм яндыру, кабер ташларын үбү, кабер өстенә утыру, басу, кабергә каршы намаз уку.

Вакытлар узу белән кабер югалмасын өчен баш яисә аяк очына бер таш, такта куярга ярый. Ләкин күп чыгымнар таләп итә торган корылмалар эшләтү, каберне бизәү рөхсәт ителми. Кабер ташына фотосурәт кую да Ислам шәригатенә каршы килә.

Кабергә чәчәк куюның әрвахка һичбер файдасы юк. Шуның өчен андый эшләр хупланмый. Әмма Ислам дине буенча каберләргә чәчәк, агач вә үлән утырту рөхсәт ителә, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Автор:Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-06-03/ziratta-n-rs-eshl-rg-yaryy-m-yaramyy-2827827

https://www.pexels.com/ru-ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зиратта нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый?