Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Илсөя Бәдретдинованы кеше талауда гаеплиләр

Белүебезчә, көз айларында эстрада артистлары концертлар белән төрле шәһәрләрдә гастрольләрдә йөри. Шулай Илсөя Бәдретдинованың да инстаграм аккаунтында көн саен диярлек төрле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре кергән фотоларны күрәбез. Әлеге бүләкләр артистны ярату һәм хөрмәт йөзеннән булса, җырчының иҗатын яратмаучылар да табылган.

Бер караганда, бу бик тә табигый күренеш кебек. Иҗатын яратмыйсың икән – концертына бармыйсың. Бу ханым исә Илсөя Бәдретдинованың концертына барган, ләкин, өметләре акланмаган, күрәсең – карап бетермичә кайтып киткән, дип яза Сәхнә. Алай гына да түгел, җырчыга үз фикерләрен «тутырып» язып та җибәргән, сүзләре болай (редакцияләнде):   «Илсөя, концертың чүп, ташлап киттем. Без синең бәрәңгеләреңне, ястыкларыңны тыңларга бармадык, җырларга кирәк. Сөйлисең килсә – Ирек мәйданына бар. Кеше талап акча эшләп йөрмә. Башка җырчылардан эшләргә өйрән».   Хәер, җырчы халкы мондый хәлләргә юмор белән карарга өйрәнгән инде. Илсөя дә аптырап тормаган, болай дип җавап кайтарган: «Казан концертыннан соң килгән тәмле фикерләрнең берсе. Кеше талап йөрмә дигәнен генә аңлап бетермәдем. Беренче рәттә нәкь каршымда утырганыгызны хәтерлим... Кәефегез баштан ук юк иде бугай сезнең. Сәхнәдә минем шпаргалкаларымны актарганыгызны күрү белән аңладык. Ә үзегез бик матур ханым!»  

 Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=23868

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X