Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Раяз Фасыйхов хатыныннан ник киткән?

Җырчылар турында халыкның иң белергә теләгән темасы гаилә инде аның. Раязны да беренче хатыныннан ник китте икән, диләр дә, Люциясен акыл белән сайлаган, дип тә җибәрәләр...

– Беренче хатын белән икебез дә бер үк төрле кызу, юл бирмәс булганга аерылыштык. Ә Люцияне нинди акыл белән сайлыйм ди мин? Мин аны күрүгә үлә-бетеп гашыйк булдым. Әйе, акыллы, җитди иде ул, затлы нәселдән икәне дә тәрбиясеннән күренеп тора иде. Шактый вакыт үземә каратырга тырышып йөрдем әле – эш буенча «Туган авылым»да еш күрешә идек. Аннан, өйләнешкәч – без пазллар төсле бер-беребезгә туры килгәнне аңладык. Ул миңа караганда зирәгрәк, акыллырак, төплерәк. Мин – балта, уңга-сулга шах-шох, ордым-бәрдемрәк кеше. Көнчеллегем дә юк түгел – хатыннан аз булса да битарафлык сизсәм, азрак шалтырата төсле тоелса – эчтән корт кимерә башлый. Люция минем кирәкле кнопкаларны белеп, кайвакыт җайлап, кайвакыт кемнәргәдер күзләрне ачарга мәҗбүр итеп, матур итеп тормыш алып бара. Ул гаиләдә шундый шартлар тудыра белә – минем һәрвакыт өйгә кайтасым килә.

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото:скрин

http://www.sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев