Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Ришат Төхвәтуллин: “Абый мине чүкеп кенә тора иде”

Балачагы турында Ришат Төхвәтуллин “Күзгә күз карашып” тапшыруында Зифа Нагаевага сөйләгән. Ул кечкенә чагын матур бер хәтирә итеп искә ала. Үзенең кечкенә выкытта тиктормас бала булуын әйтә.

“Мин кечкенә чакта бик очынгыч булганмын. Хәзерге вакыт белән элеккеге чакны чагыштырсаң, ике төрле кеше. Кунаклар килеп керсә, мин түшәмгә кадәр сикерә идем һәм шул вакытта мине абый һәрвакыт тыя иде. Чүкеп кенә тора иде. Инде сугышмаган чаклар юк иде. Кайчан китәр икән бу абый туйдырды, дигән чаклар булды… һәм инде 11 классны тәмамлап абый укырга Стәрлетамакка киткәч, күңелдә нәрсәдер уянды, абыйның янда булмаганын сизә башладым. Без үскәндә клубларга чыга идек, шундый гадәт бар иде, өлкәннәр  сорыйлар иде, абыең кем, диеп. Минем абыем Ринат, дип әйтә идем һәм шул вакытта хөрмәт белән карыйлар иде. Абый өчен горурлык хисе уяна иде минем, абыйны сагына башладым. Шуннан әкеренләп туганлык хисләре турында уйландыра башлады”, дип уртаклашкан Ришат Төхвәтуллин.

чыганак:tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев