Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Тямаевны Уфадан куалар...

Кайтып тор, Фирдус, башка вакытта килерсең...

"Кызыл таң" газеты яза:

-Республикада 50дән артык кеше җыеп, бер чара да үткәрергә ярамый, диләр. Башкалада күпләр күптән көтеп торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрен тыйдылар. Шул ук вакытта, 1000 кешелек шыгрым тулы залда концерт уза...

Яратабыз Фирдус Тямаевны, аның Уфага килүе шәһәр халкы өчен бер матур вакыйга була, якын-тирә районнардан килергә ашкынып торучылар да күп. Билетлар афишалар күренү белән сатылып бетә. Тик...

Уфа шәһәрендә яшәүче Гөлнур Рамазанова безгә болай дип мөрәҗәгать итте:

"Хөрмәтле "Кызыл таң"чылар! Сез: "Радий Хәбиров транспортта, кеше күп булган учреждениеләрдә санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүне тикшерү буенча рейдларны тергезергә боерды. Кеше күп җыелучы чаралар үткәрү дә тыела. Кинотеатрлар тулылыгы 30 процентка кадәр кыскартылачак. Авырулар ачыкланган театр труппалары үзизоляциягә җибәрелә", - дип яздыгыз. Бу республикага чит төбәкләрдән килгән кешеләргә кагылмыймыни?!

Без, барысын да аңлап, ел саен үткәрелә торган көзге ярминкәләрдән дә баш тарттык. Шушы көннәрдә республикада билгеле кешеләр, шул исәптән сәнгать әһелләренең вирустан вафат булуы турындагы хәбәрләрне тетрәнеп кабул итәбез.

Ә Фирдус Тямаев концертына 1000 кеше җыелган. Алар арасында бик азы гына битлек кигән иде. Шул кешеләр арасында вирус йөртүчеләр булмас дип кем әйтә ала? Аңлашыла, сатылган билетны кире кайтарып бирәсе килми, "тере" акча бит инде ул... Әмма безнең дә пандемия афәтеннән тере каласыбыз килә. Кеше гомерен акча белән үлчәп булмыйдыр, шулай бит?"

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Kaytip-tor-Firdus-bashka-vakitta-kilerse-507243/

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X