Заман сулышы

Лениногорскилыларга файдалы киңәш: Баш авыртса нишләргә?

Башы авыртмаган кеше юктыр ул. Ә бит моңа игътибар итсәң, ул төрлечә авырта. Кемнеңдер чигәдән кысып ала да тиз генә ычкындырмый, кемнеңдер вакыт-вакыт баш арты ойый. Әйе, авырту төрле һәм үзгәрүчән була. Кайчак ул һич кенә дә тынгылык бирми, гел сулкылдый. Ә кайчакта башны күтәреп тә булмый, күз алмасына кадәр сызлый. Табиб­лар баш авыртуының 300 төрле сәбәбен китерә.

Күп кеше баш авыртуын үзе басарга тырыша, бу уңайдан һәр­кемнең үз алымы бар. Яшьрәкләр табибка барып хәлне аңлатуны кирәк санамый. Әй, арылгандыр, эшнең бетәсе юк, борчу-мәшә­катьләр дә күп булды, ял аз эләгә, ди. Янәсе, шулар башка бәргән. Олырак яшьтәгеләр исә картаю галәмәтедер, яшь вакытта бер дә авыртмый иде, дип уйлап үзен тынычландырмакчы. Сораштырулар күрсәткәнчә, 100 кешенең бары бишесе генә, башы авыртып, дәвалау оешмасына киңәш сорап бара икән.

Авырту сәбәпләре

Күп очракта муен мускулларына төшкән киеренкелек башны авырттыра, мигрень аркасында да булырга мөмкин. Кайбер кеше аз гына авыртуга да түзә алмый, бер-бер артлы дару эчә, тик файдасын гына күрми. Чир әледән-әле әйләнеп кайта.

Йокы туймаганлыктан, стресс кичергәнлектән, остеохондроз булганда, салкын тигәндә, тирән сулыш юллары вируслы чире һәм грипп вакытында да баш авырта. Калий, бакыр, магний, фосфор җитмәү дә башка бәрә.

Кайбер кеше атмосфера ба­сымының тиз үзгәрүен сизә, чөн­ки башы чатнап авырта. Ай тулганда да баш авыртудан зарланучылар бар.

Табибка кайчан барырга?

Әгәр җитди сәбәпләр юк икән, баш дару эчкәч тә төзәлә. Баш авырту белән бергә көндез гел йокы килсә, уй-фикерләр чуалса, хәтер начарланса, тикшеренеп карагыз. Менингит, инсульт, баш мие яман шешеннән сакланыгыз. Айның 15 көне баш авыртып үтә икән, инде ул хроникка әйләнгән дигән сүз. Бу очракта да, тикшеренеп, сәбәбен ачыкларга кирәк.

Шундый вакытлар да була: күптән сыналган ибупрофен ише дарулар да ярдәм итә алмый. Ә кайчакта чирдән арыну өчен утырып тынычлану яки урамда, саф һавада 10-15 минут йөреп керү дә җитә. Баш авыртуы юып алгандай юкка чыга. Тынычландыргыч массаж ясатуның, җылы сулы (кайнар түгел) ванна кабул итүнең, йоклап алуның да файдасы бар. Ромашка, сукыр кычыткан, валериан тамыры төнәтмәсе дә булыша. Вакыт-вакыт чәчне тарап кую да башны “ача”, чөнки кан әйләнеше яхшыра, мускуллар киеренке­лек­тән котыла. Шуңа күрә кесәдә тешле тарак йөртегез.

Организмга ярамаган берәр төрле азык та башны авырттыра ала. Әйтик, шоколадтагы, каты сырдагы, каймактагы, тозлы, ысланган балыктагы, сырадагы тирамин матдәсе шундыйлардан. Ит-казылык ризыкларындагы, чипсыдагы, корея салатларындагы нитрат һәм натрий глютаматы да канга начар тәэсир итә. Ә кан басымы түбән булганда, кофеинлы эчемлек эчеп куйсаң, баш авыртуы, киресенчә, басыла.

Режим саклагыз!

Күп кеше яши-яши үзенә-үзе диагноз куярга өйрәнә. Шул ук вакытта баш авыртуының сәбәпләрен дә чамалый һәм аннан нәрсә эчәргә кирәген дә белә. Ә табиблар диагноз куеп, дарулар билгеләгәч, гадәттә, мондыйрак киңәш бирә:

Бер үк вакытта йокларга ятар­га.

Атнаның өч көнендә булса да утызар минут физик эш башкарырга.

Кәефне күтәрә торган музыка тыңларга.

Кызыклы китап укырга.

Яхшы әйберләр турында уйларга.

Ашау-эчүдә режим сакларга. Иртәнге ашны калдырырга ярамый. Көнгә 1,5-2 литр су эчәргә. Ач тору да башны авырттыра. Баш авыртуга китерүче азык-төлектән, шәрабтан бөтенләй баш тартыгыз.

Берәрсе, уф, тагын баш авыртырга тотынды инде дип әйтә икән, ул тирәдән китәргә тырышыгыз. Баш авыртуга зарлану да сәбәпче булырга мөмкин. Үзегез дә зарланмагыз!    

Фәния Арсланова 

Ватаным Татарстан

фото:pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: