Заман сулышы

Белгечләр гомерне кыскарта торган ризыкны ачыклаган

Сыер ите ир-атларның гомерен кыскарта. Бу турыда Америка тикшеренүчеләренә сылтама белән Express басмасы хәбәр итә.

 

Белгечләр уртача 53 яшьтәге 43 272 ир-атны тикшергән. Тикшерү башланганда ир-атлар йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкология белән авырмаган.

Сыер ите ашаучы ир-атларда йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үсеше ихтималы булуы ачыкланган. Белгечләр рационнан бу ризыкны алу гомер озынлыгын сизелерлек арттырырга мөмкин дигән нәтиҗә ясаган.

https://tatar-inform.tatar/news/society/06-01-2021/belgechl-r-gomerne-kyskarta-torgan-rizykny-achyklagan-5797375

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: