Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ФЕЙХОА ТУРЫНДА ФАКТЛАР

Көз җиттеме, фейхоа җиләге өстәлебезгә менеп кунаклый. Тәмле, файдалы җиләк сезонын ычкындырмыйбыз! Әмма бу җиләк турында күп беләбезме?

 

*  Йөкле хатын-кызларга җимешне артык күп ашарга ярамый, чөнки алар болай да йод препаратлары эчә, зыян килүе бар.

* Фейхоаның кабыгын да ашарга ярый, анда да файдалы элементлар байтак. Әмма гадәттә җимешне урталайга кисеп, эчен чәй кашыгы белән ашыйлар.

* Җимешне үзен генә дә, җиләк-җимеш салатына кушып та ашарга була.

* Фейхоаның кипкән кабыгын чәйгә кушып карагыз әле!

* Фейхоада организмга кирәкле барлык витаминнар да бар диярлек. С витамины күп булуын истә тотыгыз – ОРЗ, грипп эпидемияләре вакытында ярдәме тия!

* Әгәр дә сездә гипертиреоз бар икән, җимешне ашамавыгыз хәерле.

* Диабеттан интегүчеләргә фейхоа сатып алганчы врачтан киңәш алуыгыз яхшырак.

* Фейхоаны сөт белән кушмагыз – ашказан системасына бу бик тә ошамас...

* Бер яшькә кадәрле балаларга ашатырга ярамый!


Ничек сайларга?

* Сытылган-ярылганнарын алмагыз.

* Каты жимешләр эләккән икән, өйдә бүлмә температурасында яткырыгыз. Бер-ике көндә пешеп җитәчәк.

* Артык пешкән җиләкләрне сайламагыз – файдасы да аз, кайнатма да ясый алмассыз.

* Куе яшел кабыклысын сайлагыз. Көрән төстәге таплар җиләк сыйфатын югалтканлыгы турында сөйли.

* Җитешкән фейхоа эче ак, хуш исле, куе желега охшаган була. Төcе саргылт булса да ярый. Ә менә эче көрән төстә булса, димәк, җиләк бозыла башлаган дигән сүз.

* Җиләкнең койрыгы бар икән, димәк аны бик иртә җыйганнар – андыйны алмагыз.

* Фейхоаны иснәп карап сайлагыз, пешкән җиләктән ананас исе килер.

фото: https://pixabay.com/

Чыганак: http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=8255

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X