Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Керфекләргә дә, чәчләргә дә кастор мае кирәк

Чәчегез ялтырап торсын, сәламәт күренсен өчен атнага бер тапкыр кастор мае сылагыз.

Чәчләр өчен тагын бер киңәш: бер чынаяк кефирны кайнар сулы тәлинкәдә тотып җылытыгыз да аңа биш тамчы кастор мае тамызыгыз. Катнашманы чәчегезгә сылагыз да, полиэтилен киеп, өстеннән сөлге урагыз. Ярты сәгатьтән соң чәчегезне юыгыз.

Чәч коелганнан: бер өлеш майга ике өлеш аракы кушып, шуны чәч төбенә сылагыз.

Кавыктан котылу өчен: бер стакан кайнар кара чәйгә бер чәй калагы кастор мае һәм 20 грамм аракы салып болгатыгыз да аннары чәчегезгә сылагыз. Бер сәгатьтән соң юыгыз.

Кастор мае керфекләрне дә үстерә. Атнага берничә тапкыр төнгә каршы керфегегезгә сылагыз.

Кастор маена балык маен да кушарга була (1:1).

Кастор мае коры битләр өчен дә файдалы. Бер күкәй сарысына ун тамчы кастор мае кушып, битегезгә сылагыз һәм унбиш минуттан соң юып төшерегез. Соңыннан битегезне яшел чәй белән юсагыз, тагын да яхшы.

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-02-06/kerfekl-rg-d-ch-chl-rg-d-kastor-mae-kir-k-3132235

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев