Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кышкы киемнәрне ничек сакларга?

Иң беренче эш итеп киемнәрне юарга яки чистартырга. Пычранган киемдә көя күбәләге личинкалары үрчү ихтималы зур. Аяк кие­мен дә чистартып куегыз.


Мехлы киемнәрне кояшта киптерегез, көя күбәләге кояш нурларын яратмый.
Өс киемнәренә тукымадан ясалган капчыклар кидерегез. Полиэтилен һава кертми, шуңа да күгәрек исе килергә мөмкин. Кием элгечләрен бер-берләренә тиярлек итеп тыгызлап куймагыз, югыйсә алар арасында һава йөрмәячәк.


Тунны кояшсыз көндә, һава торышы коры булганда вакыт-вакыт балконда җилләтегез.


Аяк киеме саклана торган тартмага сода салынган кечкенә капчыклар куеп калдырыгыз.


Киемнәрне көядән саклау өчен, тукымадан капчык тегеп, эченә әрем, лаванда, киптерелгән әфлисун кабыгы, розмарин салыгыз. Мамык дискка берничә тамчы эфир маен тамызып, кием кесәләренә салып куегыз.

 

https://vk.com/chishme_gazite

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев