Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Редис үстерәсезме?

Редис тиз үсә, тишелгәннән соң 20-30 көннән ашый башларга була.

Әлбәттә, сортына карап. Иң иртә өлгерешле сорт — “18 дней”. Редисның орлыгы эре, аны шыттырып чәчкәндә ул яхшы тишелә. Көн 14-16 сәгатьтән озынаю чәчәк ату, ягъни орлыклану куркынычын арттыра. 10 майдан соң ук көн озынлыгы шул дәрәҗәгә җитә, димәк, аны беренче тапкыр апрель уртасы-май башында чәчеп өлгерергә кирәк. Июль уртасыннан кабат редис турында искә алыгыз.
Редис салкынча һава ярата, ул –4 градуска кадәрге кыраудан да курыкмый, +10...+12 градуста  яхшы үсә. Шуңа язгы кырауларда спанбонд белән каплап тору җитә. Дым ярата, суны җитәрлек сипмәгәндә үсә алмый, ката һәм яргалана. Редиска корткычлар, бөрчә зыян салганда көл, сарымсаклы су сибү дә җитә.

https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2022-04-17/redis-ster-sezme-2772858

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Редиска Сажаем редиску