Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сез тәвәккәлме? (тест)

Үзегезне сынап карагыз.

Түбәндәге сорауларга “әйе”, я “юк” дип җавап бирергә кирәк. 
Әгәр кемнеңдер гозерен кире кагасыз икән, моның сәбәбен әйтәсез, уйдырмалар уйлап тапмыйсыз.
“Әйе”- 2, юк- 0.
Әңгәмәдәш ошаса да, аның тәкъдимен кире кага аласызмы?
“Әйе”- 2, юк- 3.
Биргән вәгъдәгезне үтәргә тырышасызмы?
“Әйе”- 3, юк- 0.
Башка кешенең сүзләре дөресрәк булса,сөйләшү вакытында шуны аңлап, фикерегезне үзгәртә аласызмы?
“Әйе”- 3, юк- 0.
Җәйге ялны алдан планлаштырасызмы?
“Әйе”- 1, юк- 0.
Ят кеше белән уртак телне җиңел табасызмы?
“Әйе”- 4, юк- 0.
Бик ошаган, әмма кирәксез әйберне сатып аласызмы?
“Әйе”- 0, юк- 2.
Фикерегез җитәкчегезнеке белән туры килмәсә дә, аны белдерәсезме?
“Әйе”- 3, юк- 0.
Эштә җитәкче алышынса, яңа кагыйдәләргә җуйсыну авыр булачакмы?
“Әйе”- 0, юк- 3.
Гаебегезне торган гадәтегез бармы?
“Әйе”- 0, юк- 4.
Кемдер сезнең өчен текст язган, әмма аның хикәяләү стиле сезгә ошамый. Аны яңадан яздырачаксызмы?
“Әйе”- 2, юк- 0.
Башка җирдә кызыклырак, әмма хәзерге эш урыныгыздагы хезмәт хакы белән эш тәкъдим итсәләр, карарны тик кабул итәрсезме?
“Әйе”- 2, юк- 0.

10 баллга кадәр. Бик тәвәккәл кеше дип әйтеп булмый. Карар кабул иткәнче, озак уйлыйсыз. Җаваплылыкны үзегездән төшерә торган гадәттән котылырга кирәк.
10-18 балл. Әгәр карарны тиз кабул итәсе булса, сез тәвәккәл. Ә вакыт күп икән, икеләнә, шикләнә башлыйсыз.Үзегезгә ышангыз!


19-28 балл. Үз фикерегезне алга сөрәсез һәм карарларны да мөстәкыйль кабул итәсез. Әмма кайбер катлаулы мәсьәләләрдә башкалар белән киңәшләшү зыян итмәс.


29 балл һәм аннан күбрәк. Сез- бик тәвәккәл кеше, әмма кайчакта башкаларның акыллыфикерләрен кире кага, тыңламый торган гадәтегез бар. Хаталарны авыр кичерәсез, тәнкыйтьне кабул итмисез. Юл куярга, башкалар фикере белән санлашырга өйрәнергә кирәк.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев