Табигать кочагында ял иткәндә
Нәрсә пешерәбез? Шашлыкмы? Әллә люля-кебабмы? Ахры, икенчесен сайларбыз...
Моның өчен 1 килограмм сарык итеннән әзерләнгән фарш, 100 грамм шакмаклап туралган суган, 100 грамм ваклап туралган яшел суганны тоз, борыч, башка тәмләткечләр кушып яхшылап болгатабыз.
Шунысы мөһим - фаршны яхшылап тәпәнләргә кирәк. Моның өчен фаршны бер йомарлам итеп кулга алырга, көч белән савытка ташларга. 10 минут шушы эшне башкаргач, фарш сутын югалтачак, үзгә бер рәвеш алачак. Шуннан соң фаршны 1 сәгатькә суыткычка куябыз.
Күмер эсселәнгәч, фаршны шампурларга 15 сантиметрлы колбаса рәвешендә тезәбез. Кулга ябышмасын һәм формасын сакласын өчен кулны суда юешләп, фаршны яхшылап шампурга беркетәбез. Люля-кебаб тиз пешә, табынга аджика яки башка соуслар, ләвәш һәм яшелчәләр белән бирелә.
чыганак:http://shahrichalli.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев