Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 июль көнне эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнәчәк

1 июльдә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлау көнендә, эш хакы икеләтә күләмдә түләнә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлау көне – 1 июль – ял көне буларак түләнәчәк", – диелә ведомство хәбәрендә.

Шул рәвешле, бу көнне эшләүчеләргә хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнәчәк. 1 июльдә эшләмәгән кешеләр өчен айлык хезмәт хакы кимемәячәк.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, илнең төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә хезмәт өчен түләү бәйрәм көннәрендә хезмәт өчен түләү кебек үк Хезмәт кодексы нормаларына нигезләнгән.

Моннан тыш, 1 июльдә эшләүчегә башка вакытта ял көне алу мөмкинлеге дә бар. Ул чакта тавыш бирү көнендә хезмәт хакы гадәти күләмдә түләнәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев