Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй – Каратай авылында чыккан янгын кеше гомере өзелүгә сәбәп булды

19 октябрьдә янгын чыкты.

Иртәнге сәгать 10 тулырга берничә минут калганда янгын сүндерү бүлегенә шушы авылдагы  Совет урамы, 61 нче йорт адресы буенча  йорт януы турында хәбәр итәләр.

Янгын сүндерүчеләр санаулы вакыт эчендә килеп  җитсә дә, бер катлы агач йортны инде янгын чолгап алган була. Аның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил итә, янгын сүндерүчеләр  утны  тиз арада  сүндерәләр. Шул вакытта өйдән урамга чыга торган ишек янында, 1959 нчы елгы йорт хуҗасының мәетен табалар.

Янгын килеп чыгуның сәбәбе хәзергә төгәл ачыкланмаган, әмма янгын сүндерү хезмәтендә аны  тәмәке тартканда саксыз булу дип фаразлыйлар,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев