Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

28 яшьлек лениногорскилы мошенниклар "кармагына" эләккән

Телефон мошенникларының һәрьяклап шомартылган угрылык схемалары тагын бер лениногорскилыны хәләл акчасыннан мәхрүм иткән.

Бу юлы аларның мәкерле тозагына 28 яшьлек кыз капкан. 

Эш мошенникларның, үз клиентларының акчасын саклап калу өчен чын күңеленнән борчылган банк хезмәткәре булып шалтыратуыннан башланып киткән.

 Зыян күрүче кызга, банк картагызның шәхси  мәгълүматлары усал ниятле кешеләр кулына кергән, хәзер алар сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә җыеналар дип хәбәр иткәннәр. Билгеле инде, әлеге кешеләрнең  кредит алу турында гозерләрен кире кагу өчен, аны бик тиз генә  кызның үз исеменә рәсмиләштерергә һәм “куркынычсыз исәпкә” күчереп куярга кирәк дигәннәр. Кыз моның белән килешкән һәм кредит алу өчен банкка мөрәҗәгать иткән. Әмма бу юлы, мошенниклар уйлаганча, эш тиз генә пешмәгән, банкта лениногорскилыга кредит бирүдән баш тартканнар.

 Барлык булган чараларны кулланып, чит кеше акчасына хуҗа булырга өйрәнгән угрылар, моның белән тынычланып калмаган әле. Алар кызга хәзерге вакытта  картасында булган акчаларын саклап калырга кирәклеген аңлатканнар, саклап калу өчен аларны, әлбәттә, “куркынычсыз исәпкә” күчереп куярга кирәк булган.

Мошенникларны тыңлап, кыз исәбендә булган 50 мең сумын, алар әйткән карта саннары буенча күчереп тә куйган. Бераздан ул үзенең мошенниклар ятьмәсенә эләгүен аңлап, полициягә шалтыраткан. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, оператив-эзләнү чаралары алып барыла.

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев