Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

4 яшьлек кыз "подвеска" йоткан

Әнисе баланың сәер итеп тын алуын күреп калган.

Кумертау шәһәре дәваханәсенә ашыгыч рәвештә 4 яшьлек кызны китергәннәр. Бала чылбыр "подвеска"сын йоткан.

Баланың әнисе кызының бик сәер сулыш алуын күреп калган. Ул шунда ук ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать иткән. Рентген кызның подвеска йотканын күрсәткән. Шунда ук трахеостомия үткәрү турында карар кабул ителгән.

Бәхеткә, фаҗига булмый калган. Табиблар йоткылыктан тиз генә каты әйберне алган. Кызны табиблар караган, ә аннары өенә кайтарып җибәргәннәр. Менә шулай, табиблар бригадасы сабыйның гомерен коткарып кала алган.

https://kiziltan.ru

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев