Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

9-15 майга лениногорскилылар өчен йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, йолдызлар игътибарны һөнәри үсеш һәм белемне арттыру мәсьәләсенә юнәлтергә киңәш итә. Тормыш идеалын эзләү һәм аңа омтылу, танып-белүне киңәйтү өчен уңай вакыт. Ялгыз калып, күп нәрсәләр турында уйлану мөмкинлеге туар. Абруйлы кешеләр белән сүзгә килмәгез, күңелсезлекләр килеп тууы бар. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның бу атнада интуициясе көчле булыр. Шулай ук...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, йолдызлар игътибарны һөнәри үсеш һәм белемне арттыру мәсьәләсенә юнәлтергә киңәш итә. Тормыш идеалын эзләү һәм аңа омтылу, танып-белүне киңәйтү өчен уңай вакыт. Ялгыз калып, күп нәрсәләр турында уйлану мөмкинлеге туар. Абруйлы кешеләр белән сүзгә килмәгез, күңелсезлекләр килеп тууы бар.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның бу атнада интуициясе көчле булыр. Шулай ук вакыйгаларны алдан күзаллау сәләтен дә тоярсыз. Фикердәшләрегез белән аралашып, алар белән бергә киләчәккә планнар төзи аласыз. Аеруча мөһим булган мәсьәләләрне чишкәндә көчегезне җәлләмәгез, шул вакытта гына уңышка ирешерсез.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең атнасы вакыйга һәм күңелле чараларга бай булыр төсле. Шуңа бәйле аралашу даирәгез киңәячәк, яңа дусларыгыз барлыкка килүе бар. Башкаларга сиздертергә теләмәгән четерекле мәсьәләне атна уртасында хәл итәрсез. Ял көннәрендә яраткан кешегез белән бергә булырга тырышыгыз.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар, коллективта кинәт кенә абруйлы кешегә әйләнеп куярсыз. Хезмәттәшләрегез ихтирамын һәм игътибарын тоярсыз. Карьера баскычы буйлап күтәрелү мөмкинлеге бар. Тормышка карашыгыз бер төсле булган кеше белән танышырсыз. Ял көннәрендә башланган эшләрне ахырына җиткерү мөмкинлеге туар.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, белемле һәм бар нәрсәдән хәбәрдар булуыгызны күрсәтеп, хезмәттәшләрегез арасында дәрәҗәгез һәм үз-үзегезгә ышаныч артыр. Ялгызларның яңа танышулары дәвамлы булырга охшаган. Командировкалар уңыш китерер. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, салкын тидерүдән сакланыгыз.

КЫЗ (23.08-22.09)лар, бу атнада үзегезгә кискен тойгылар җитмәвен тоярсыз. Һәр җирдә артык тәвәккәл булырсыз, шуңа уңышка да ирешерсез. Шактый зур суммада акча керүе ихтимал. Юридик документлар белән эш итәргә туры килер. Ял көннәрендә кунаклар килүе бар.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, күп мәсьәләдә юл куярга туры килер. Якын кешеләрегезне дуслаштыру өчен арадашчы ролен үтәргә туры киләчәк. Коллективта фикердәшчеләрегез булганга эшләрегез җайлы барыр. Бәхәскә кергән кеше белән утырып сөйләшү, аңлашу вакыты җитте. Сәламәтлегегезне ныгыту өчен профилактик чаралар кулланыгыз.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарның бу атнада эшләре күп булыр төсле. Эштә дә, өйдә дә көндәлек мәшәкатьләр гел килеп чыгар. Документларыгызны тәртипкә китерегез. Якын кешегезгә сезнең ярдәмегез кирәк булыр. Бурычка акча биреп тормавыгыз хәерле, юкса тиз генә ала алмассыз. Романтик очрашу-танышулар көтелә.

УКЧЫ (23.11-21.21)ларны иҗади күтәрелеш көтә. Бу атна күңелле вакыйгаларга да бай булыр. Имиджыгызны үзгәртәсе килер, гардеробыгызны яңартырсыз. Кызыклы очрашулар, танышулар көтелә. Мәхәббәт маҗаралары да сездән читтә йөрми. Ял көннәрендә барлык эшләрне онытып, ял итегез.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр бу атнада йорт, гаилә һәм гореф-гадәтләргә өстенлек бирер. Әгәр дә яраткан кешегез белән ачуланышкан булсагыз, бу аеруча актуаль. Үткән вакыйга, тормышыгызга нәтиҗә ясау өчен яхшы вакыт. Ял көннәрендә гаиләгез белән сәяхәткә чыгып китегез, йә булмаса кунакка барыгыз.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар, бик күп очрашу, аралашу, командировкаларга бару көтә сезне. Бик күп мәгълүмат тупларсыз, аралашу даирәгездә яңа кешеләр барлыкка килер. Йортыгызда ремонт башларга, берәр җиһаз сатып алырга була. Ял көннәрен туйганчы йоклап, чын мәгънәсендә, ял итеп уздырыгыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, матди хәлегез турында гына уйлап, рухи дөнья барлыгын онытып җибәрмәгез. Абруйлы кешеләр белән аралашуыгыз финанс хәлегезне җайга салырга ярдәм итәр. Ялгыш кына килеп ирешкән мәгълүматка игътибар итегез, актуаль карарга килергә ярдәм итүче әйбер яшеренгән булуы ихтимал. Ял көннәрендә юлга чыкмавыгыз хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев