Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алимент түләттерүдә җинаять эшенә тартуның нәтиҗәсе бар

Татарстанда быел алимент бурычлары булган 500 гә якын кеше РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына хөкем ителгән.

 

«Кызганыч, иң соңгы чарага да барырга туры килә. Кагыйдә буларак, җинаять эшенә тартуның үз нәтиҗәсе бар – бурычлылар әҗәтләрен түли башлый», - диде ТР Министрлар Кабинетында брифингта РФ Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Әнвәр Закиров.

Быел суд приставларында алимент бурычлары буенча 26 меңнән артык башкарма производство бар, 2022 елда 5,5 мең эш килгән. Ел башыннан 239 млн сум кайтарылган, 2021 елга караганда, бу 19 млн сумга күбрәк. 1100 бурычлы кеше административ хокук бозу өчен штрафка тартылган.

Әнвәр Закиров Лениногорск районындагы очракны мисалга китерде. «Ир-ат, кеременең дүрттән бер өлеше күләмендә алимент түләмичә, суд приставларыннан качып йөргән, яшәү урынын, керем чыганакларын яшергән, бала белән дә аралашмаган. Башта административ җаваплылыкка тартылган – барыбер түләмәгән. Аннары җинаять эше кузгатылгач, 500 мең сум бурычын түләгән», - диде.

Татарстанның баш суд приставы, шулай ук, быел 10 гыйнвардан законга үзгәрешләр кертелгәнен искәртте.

«Хәзер административ-җинаять җаваплыгыгына өлешчә түләүчеләр дә җәлеп ителә ала. Элек әҗәтлеләрнең бер өлеше алимент бурычларының кечкенә генә суммаларын түләп, җаваплылыктан качып йөри иде. Хәзер алиментын тулысынча түләмәүчеләр административ-җинаять җаваплылыгыннан азат ителми», - дип белдерде.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-bas-sud-pristavy-aliment-tulatteruda-inayat-esena-tartunyn-natiase-bar-5855655

https://www.pexels.com/ru-ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алимент түләттерүдә җинаять эшенә тартуның нәтиҗәсе бар