Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ана капиталы алу хокукына ия гаиләләргә өстәмә акча биреләчәк

 Россия президенты карары нигезендә 3 яше тулмаган балаларга 5 мең сум акча түләү каралган. Бу хакта Россия пенсия фондының Татарстан буенча социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова әйтте.

 

«7 апрельдә президент балалары булган гаиләләргә өстәмә түләүләр турындагы карарга кул куйды. Әлеге карар нигезендә апрельдән алып июньгә кадәр 3 яше тулмаган балага аена 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бу ана капиталы алырга хокукы булган яисә алган гаиләләргә кагыла», — дип белдерде Гөлсинә Сабирова.

Гаризаларны кабул итү 8 апрельдән башланган. Әлеге акчалар өстәмә түләү булып баралар. Ана капиталын киметми. 80 меңгә якын гариза бирелер дип көтелә.

«Өстәмә түләүне алу өчен, гаризаларны пенсия фондының территориаль органы яисә онлайн рәвештә пенсия фонды сайты яки дәүләт хезмәтләре порталы аша биреп була. Әлеге ярдәмне алу өчен гаризалар белән 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итеп була. Өстәмә түләүләр гаиләнең керемендә исәпләнмәячәк», — диде социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев